Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше — «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла

Казан зооботаника бакчасының яңа өлеше – «Замбези елгасы» 21 декабрьдә ачыла. Шул хактагы мәгълүмат зоопаркның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган.

«Замбези елгасы» зоопаркы 21 декабрьдә тест режимында ачылачак», — дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.

Олылар өчен билет бәясе – 300, өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар һәм ташламалардан файдаланучы гражданнар өчен 150 сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр билгеле булганча, «Замбези елгасы»ның рәсми сайтында зоопаркта үткәреләчәк Чыршы бәйрәмнәренә билетлар сата башлаганнар.

Казан зооботаника бакчасын яңарту һәм киңәйтү проекты кысаларында зоопаркның беренче чиратында төзелеш эшләре 2015 елда башланды. Зоопаркның икенче чиратында эшләр 2020 елның беренче кварталында башланып китәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Фикер өстәү