Казанда өченче «КиноМәүлид» аншлаг белән узды

Быел Казанда халык яратып өлгергән һәм көтеп алган «КиноМәүлид» кинематография-театраль проекты өченче тапкыр уздырылды. Әлеге чара кичә гадәттәгечә Ривьераның «Эрмитаж» концерт-холлында үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектта катнашучыларны һәм фильм карарга килүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул, беренче чиратта, Коръән укып дога кылганнан соң, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Өченче «КиноМәүлид» проекты Казанның «Иман нуры» мәчете имамы Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендә тормышка ашырылды. Быел катнашучыларга «Плацебо» картинасы тәкъдим ителде. Фильмның режиссеры — Ләйлә Сәлахетдинова һәм Марсель Мәхмүтов, ә төп рольләрне башкаручылар — Идел Кыямов һәм Гүзәл Минакова.

Быелгы проект командасы тарафыннан әзерләнгән тулы метражлы «Плацебо» фильмы 50 минут дәвам итте һәм театраль вставкалар һәм тере саундтреклар башкару белән тулыландырылды. Очрашуны танылган алып баручы Айрат Загриев алып барды. «Эрмитаж» залына барлыгы 800 кеше җыелды.


Фикер өстәү