Казанда фермерлар өчен яңа ярминкә ачылды

 Кичә, 1 декабрьдә, Казанда фермерлар өчен «Агрохолл» ярминкәсе ачылды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агрохолл»да сөт продукциясе, ит һәм ит деликатеслары, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш, май, тәмләткечләр, бал (һ.б.) сатып алырга мөмкин. Проектка теләгән һәркем: зур җитештерүчеләр дә, шәхси фермерлар да кушыла ала. Продукциянең гарантияле сыйфаты бердәнбер шарт булып тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика шәһәр-авылларында агросәнәгать парклары ачу бурычын куйган иде. Бу фермерларга ярдәм итәргә, алар һәм кулланучылар арасындагы дистанцияне, шулай ук арадашчылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

«Арохолл» 1,7 мең квадрат метрга якын мәйданны били, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Оренбург тракты, 22. Ярминкә көн саен иртәнге сигездән кичке унга кадәр эшли.


Фикер өстәү