Казанда йөздән артык хәрби хезмәткәргә фатир ачкычлары тапшырылды

Бүген Казан югары танк училищесы территориясендә йөздән артык хәрби хезмәткәр гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.

«Бүген мөһим көн. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Югары баш командующий хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль тәэмин ителешенә зур игътибар бирә. Калининградтан Ерак Көнчыгышка кадәр заманча торак комплекслары, социаль инфраструктура төзелә. Һәм бүген бер үк вакытта фатир ачкычлары Калининградта тапшырыла, ә кичә Владивостокта бирелде.

Без хезмәт итә һәм көн саен эшли торган шартларны исәпкә алып, иң заманча стандартлар буенча төзелгән уңайлы һәм төзекләндерелгән хезмәт торагы Оборона министрлыгы җитәкчелегенең үз кул астындагыларын кайгыртуның аерылгысыз өлеше булып тора. Ышанам ки, алга таба да кирәкле шартлар тудырылачак, һәм сез, үз Ватаныгызның чын патриотлары буларак, безнең куәтле Ватаныбызга тугры хезмәт итәчәксез», — диде Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов.

Хәрби хезмәткәрләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие армия генералы Олег Салюков, Россия Оборона министрлыгының торак белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Мин сезне озак көтелгән вакыйга белән котларга телим! Оборона министрлыгына йорт төзегән өчен рәхмәт белдерәм, һәм йөздән артык кеше биредә яңа фатир алачак. Бәйрәм белән!» — дип тәбрикләде хәрби хезмәткәрләрне Алексей Песошин.


Фикер өстәү