Казан урамнарына Белоруссиядә җитештерелгән заманча автобуслар – “МАЗ-303” һәм “МАЗ-215” чыкты. Ләкин әле бөтенләйгә түгел, бәлки шәһәрдә яшәүчеләрнең күңеленә хуш килү-килмәүләрен белү-сынап карау өчен генә. Дүрт көн йөргәч, алар Минскига кабат әйләнеп кайтачак.
Автобусның беренчесе – 100 кеше сыешлысы Россиядә әле моңарчы беркайда да файдаланылмаган. Тәҗрибә үрнәгенең әле тәүге тапкыр Казанга килүе.
Тәбәнәк идәнле, “автомат” тизлек күчергечле автобусның төп үзенчәлеге – анда телефон-планшет ише заманча гаджетларны зарядкага куеп тору мөмкинлеге каралган. Автобус һавага зарарлы матдәләр чыгаруны нык киметүне күздә тоткан ЕВРО-6 экологик стандартыннан чыгып эшләнгән.
Казан башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтүенчә, әлегә бу автобусларны сатып алу турында сүз бармый: иң элек шәһәр халкының фикерен белеп, яңа транспортның башкалабыз шартларында үзен ничегрәк “тотуын” анализлау кирәк.
“МАЗ-215” исә алга таба Казан өчен метробуслар сыйфатында сатып алынырга мөмкин. Монысы – 170 кешегә исәпләнгән. ЕВРО-5 экологик стандартыннан чыгып эшләнгән.
Айдар Габделхаков әйтүенчә, автобус әлегә шәһәр юллары челтәрендә сынап карала, кайсы юлларга үзгәрешләр кертергә кирәк булачагы өйрәнелә. Сынауны уңышлы узган очракта автобусларның кызыл төстәгесе сайлап алыначак.