Казанда парковкалар бушлай булган көннәр билгеләнде

Казан Башкарма Комитеты 2020 елга шәһәр халкы һәм кунаклар үз автомобильләрен парковкаларда бушлай калдыра ала торган көннәр графигын билгеләде. Бу хакта мэрия документларының электрон җыентыгында әйтелә.

«2020 елда 1 – 8 гыйнвар, 24 февраль, 9 март, 1 – 5 май, 9 – 11 май, 12 июнь, 4, 6 ноябрь, Ураза бәйрәме, Корбан гаете кебек бәйрәмнәрдә түләү алмыйча транспорт чараларын куюда түләүле парковкаларның эш режимын билгеләргә», диелә документта.

Гадәти көннәрдә парковка бәясе 30 сумнан 100 сумга кадәр тәшкил итә, шул ук вакытта кичке тугыздан дан һәм икенче көнне иртәнге сәгать җидегә кадәр машина кую урыннарыннан бушлай файдаланырга мөмкин.


Фикер өстәү