Казанда «Россия волонтеры-2019» Инесса Клюкинаны каршы алдылар

Инесса Клюкина Мәскәүдән Татарстан башкаласына кайтты. Ул «Россия волонтеры-2019» конкурсының Гран-при иясе булды һәм Владимир Путин бүләген алды.

Ул «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе проекты өчен премия алды. Студия Казанда 2016 елдан бирле эшли, анда инвалид һәм сәламәт яшьләр катнаша.

Студиянең максаты — ул инклюзив бергәлекне үстерү һәм актив, әмма физик мөмкинлекләре чикләнгән кешенең позитив образын булдыру, диде Инесса Клюкина.

«Форумда үз эшчәнлегеңне язарга түгел, ә төгәл проект тәкъдим итәргә кирәк иде. Без Татарстанның дистәләгән махсус мәктәбендә безнең спектакльләрне күрсәтү өчен проект ясадык.

«Һичшиксез, республика халкы һәм Татарстан, Казан шәһәре җитәкчелеге бүген Инесса, аның иҗат остаханәсендәге яшьләр белән горурлана. Кичә лауреатлар һәм җиңүчеләр арасында пьедесталда Инессадан тыш Татарстан вәкилләре, Казан шәһәре халкы күп булды. Бу республика Яшьләр эшләре министрлыгы, Волонтерлыкны үстерү үзәге һәм Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының уртак эше», — диде Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев.

Ул искәрткәнчә, волонтерлыкны һәм хәйриячелек культурасын үстерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәламәтлек саклау өлкәләре белән беррәттән, Казан үсешенең унике өстенлегенең берсенә керә: «Бу җитди тема, ул сыйфат һәм сан буенча елдан-ел үсәчәк».

«Россия волонтеры» конкурсы 9 нчы тапкыр уздырыла һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» киңлегенең бер өлеше булып тора. Конкурста катнашу өчен быел 28 меңнән артык гариза бирелгән, ә грант фонды узган елгыга караганда, өч тапкыр арткан ягъни 45 млн сум булган.


Фикер өстәү