Казанда – “Социаль ярминкә” үтте (ВИДЕО)


Бүген I республикакүләм хәйрия фестивале узды. Ул башка ярминкәләрдән аерылып тора. Биредә беркем бер ни сатмый. Монда тәҗрибә уртаклашалар, фикер алышалар, идеяләр белән бүлешәләр. Башкаланың ат-спорт комплексында коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалары үз эшчәнлеге белән таныштырды. Араларында төрле проектлар бар. Авыру балалар белән эшләүчеләр дә, ятим сабыйларны үз канаты астына алучылар да, бәби табарга өндәүчеләр дә, төрмәдән чыккан кешегә юл күрсәтүчеләр дә  һәм башка поектлар үз эше хакында тәсфилләп сөйләде.

– Бу форум үзенең энергетикасы белән күңелгә керә. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Һәр проект үзенчәлекле. Оешмаларның иң-иңнәрен сайлау мөмкин түгел. Безгә бүген әлеге оешмаларның эшчәнлеген арттырырга кирәк.  Киләчәктә әлеге фестивальдә күбрәк оешмалар катнашып, үз эшләрен күрсәтә алыр дип уйлыйм.  Бу оешмаларның башкарган искиткеч эшләре турында күбрәк сөйлисе иде, – ди Татарстаның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Иң беренче чиратта әлеге оешмаларның барлыгы, аларның эшләре турында сөйләгән, язган журналистларга чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

Бу хакта тулырак газетаның алдагы саннарында Гөлгенә ШИҺАПОВА язмасын укып таныша аласыз.


Фикер өстәү