Казанда төп чыршыны ачкан вакытта Сибгат Хәким урамында транспорт хәрәкәте чикләнә

Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында Татарстан башкаласының төп чыршысы ачылачак. Яңа ел мәйданчыгы ачылган көнне шәһәр халкын һәм кунакларын бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә, ул бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәтен 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләү планлаштырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Россиянең иң биек Яңа ел чыршысы өчлегенә кергән 35 метр биеклектәге яшел гүзәлне 93 меңнән артык яктылык диоды, әйләнәсендә 12 яктылык пушкасы һәм 640 якты гирлянда бизи.

Гаилә үзәге территориясендә боз шәһәрчеге дә урнашкан. Ул биш текә боз тавын, Кыш Бабай, Кар кызы, тәхет, аҗдаһа, боз кристалллары, боз лабиринты боз скульптураларын, «Тантамарески» панносын, шулай ук кардан ясалган шәһәрчекне үз эченә ала.

Төп сәхнәдә сәнгать осталары катнашында концерт программасы була. Биредә үк шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре дә урнашачак. Боз шәһәрчегенә килүчеләр өчен боз сарае рәвешендәге җылыну бүлмәсе каралган, анда чәй эчәргә мөмкин булачак.

Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү