Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк

Казанда «Татаркино»ның 95 еллык юбилее уңаеннан татар фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ике күргәзмә дә ачылачак. Бу хакта юбилейга багышланган матбугат конференциясендә «Татаркино»ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин хәбәр итте.

«Безнең төп вакыйгабыз — ул 95 еллыгыбыз. 17 декабрь юбилей тантанасы узачак. Биредә нәтиҗәләр ясалачак, бүләкләү һәм концерт программасы көтелә», — диде Дәүләтшин.

Юбилей кичәсендә республика кино өлкәсендә эшләгән ветераннар, Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән «Татаркино» иҗат коллективлары һәм партнерлары катнашачак. Шулай ук чарага Татарстан кино оешмалары хезмәткәрләрен, сәнгать коллективларын һәм партнерларын чакырачаклар.

«Мир» кинотеатрында күргәзмә оештырылачак. Ул Татарстан кинематографы тарихы музее өчен нигез булачак. Экспозициядә Татарстанда кино үсеше белән бәйле тарихи фоторәсемнәрдән торган афишалар тумбасы тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук Татарстанның Кинематографистлар берлеге «Вакыт сулышы» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда кинокамералар, кинопроекторлар һәм кино төшерү һәм күрсәтү процессы белән бәйле башка предметлар тәкъдим ителгән.

22 декабрьдә «Мир» кинотеатрында юбилейны бәйрәм итү кысаларында Татарстан фильмнарының ретроспективасы тәкъдим ителәчәк.


Фикер өстәү