Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән ветеранга бурычлар түләнгән

Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», — диделәр администрациядә.

Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.


Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән ветеранга бурычлар түләнгән” язмасына фикерләр

  1. Яшең 100гә якын булу — кешене кешелектән сызып ташлауга сәбәп була алгач, бик авыр була торгандыр ул. Әйтик миңа 100 яшь булса, мин моны кеше ишетә күрмәсен дип, оялып йөрергә тиеш мени инде?

Фикер өстәү