Казанда яшьләр өчен оештырылган «Таба» этно-проектлар бәйгесенең финалы була

8 декабрьдә 15.00 сәгатьтә «Мега» сәүдә үзәгендә «Таба» яшьләр этно-проектлар акселераторы республика проектының финалы була. Биредә иң яхшы проектлар тәкъдим ителә, интерактив шоу-программа һәм этномаркет эше оештырыла, танылган спикерлар лекцияләр укый һәм җиңүчеләр бүләкләнә. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

Чарада Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров, «Татарстан туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыкова катнашуы көтелә.

Казаннан Дмитрий Сергеев үз проекты белән чыгыш ясаячак. Ул «Тбилисимо» грузин мәдәнияте фестивале үткәрергә тәкъдим итә.

Казан дәүләт мәдәният институтының 2нче курс студентлары Зиля Шәмсетдинова һәм Зәйнәп Хәйретдинова «дЭРТ» һөнәр һәм дизайн үзәге булдыру концепциясен эшләгән. Алар авылда яшәүче иҗади яшьләр, өлкән сыйныф укучыларын халык һөнәрләренә һәм дизайнер технологияләренә, костюм һәм аксессуарлар тегәргә өйрәтү өчен мәйданчык булдыру турында проект эшләгән.

Искәртеп узабыз, ай дәвамында муниципаль районнардан катнашучылар грант проектларын дөрес тәкъдим итәргә һәм үз идеяләрен чынга ашыру эшен башкарырга өйрәнде. Конкурска 150 катнашучыдан 100 кеше сайлап алынды.

Иң яхшы проект авторлары гранттан тыш, Сочида Мода атнасында катнашу, профессиональ студиядә җыр яки альбом яздыру һәм проектларын гамәлгә ашыру өчен потенциаль инвесторлар табу мөмкинлегенә ия булачак.


Фикер өстәү