Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге хезмәткәрендә кызамык тапмаганнар

Белгечләр Казанның Төбәкара клиник-диагностика үзәге медицина хезмәткәрендә кызамык тапмаган. Бу хакта клиник-диагностика үзәгенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Үзәк хезмәткәрендә әлеге диагноз рәсми рәвештә расланмады. Шул ук вакытта, Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең киңәшләре тулысынча үтәлде», — дип искәрттеләр Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә.

«Татар-информ» агентлыгы кичә иртән Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге хезмәткәрен кызамык авыруы йоктыруда шикләнеп хастаханәгә озатулары хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү