Китаптан – “клип”камы?

Халык, бигрәк тә яшьләр арасындагы бүгенге “клип зиһене” (“клиповое мышление”) – заманга яраклашу нәтиҗәсеме? Озын текстлар, китаплар укырга яратмау – зыянгамы, әллә файдагамы? Бу сорауларга җавап бирү заманның үзе кебек үк шактый катлаулы.

Таш гасырында яшәмәү сәбәпле, бер нәрсә бик ачык: “накачанный” булганчы, “начитанный” булу яхшырак. Татарча ул “Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар” кимәлендә яңгырый. Меңне егасыбыз киләме безнең? Килә, әлбәттә! Тик, ни кызганыч, киң эрудиция, күпне белү аша түгел, ә акча, байлык белән. Әйе, куллану җәмгыяте үзенең затсыз эшен җиренә җиткерде: халыкның күп өлешеннән әйбер, акча, байлык тарафдары әвәләп, рухи байлыкның аерылгысыз кисәге булган галиҗәнап китапны, аны укуны да читкә этәрде.

Интернетка өйрәнгән яшьләргә, урта буынның бер өлешенә бүген кыска сюжет, кыска мәгълүмат, тиз нәтиҗә кирәк. Заман үзгәрү, тормыш ритмы тизләнү, китап укымаучылар үзләре аңлатканча, моңа сәбәп була аладыр да, бәлки. Тик төп сәбәп, бүгенгечә итеп әйтсәк, трендта, ягъни модада түгел микән? Әллә социаль челтәрләргә киткән вакытны, теләгәндә, китап укуга багышлап булмас идеме? Булыр иде. Шуңа да андый халәтне – халыкның актив өлешенең җитди әдәбияттән йөз чөерүен, “заманы хәзер башка”, дип аны вакытны заяга уздыруга санавын, китап укуның тәмен, рәхәтен тоймыйча яшәвен, Равил Фәйзуллинча: “Күңелең тарлыгын сылтама заманга”, – дип бәяләү дөрестер.

Татар гомер-гомергә китаплы халык булган. Республикабызда язучыларга да, китапка да һичбер кытлык юк. Каләм әһелләренең берлеккә алынганнары гына да өч йөздән артык. Гонорар чыпчык тезеннән генә булса да, иҗат процессы туктамый – актив эшләүче идарә, премияләр системасы, әледән-әле оештырылып торучы иҗади конкурслар – иҗатка этәрүче чаралар. Татарстан китап нәшрияты да (башка милли төбәкләрдә бюджет акчасына китап басып ятучы андый нәшриятлар юк), үз чиратында ел саен гомуми тиражы йөз, ике йөз меңнән арткан китап чыгарып килә. Ягъни язу, язганны нәшер итү көйгә салынган. Бер уйлаганда, ал, рәхәтләнеп укы, офыкларыңны киңәйт, җаныңны чистарт, күңелеңне бает, туган телебезгә, аның матурлыгына соклан. Тик тагын да шул тренд, шагыйрь әйткән күңел тарлыгы, дөнья куу.

Ил буенча алганда хәлләр тагын да куанычсызрак кебек. Социаль сораштырулар бүген бар булган халыкның яртысына якыны әдәби китапны гомумән кулына алмавын билгели. “Китапның изге сәхифәләре”н актаруны бүген, әйткәнебезчә, социаль челтәрләрдә кызык эзләү алыштырды. Ә бит өч дистә ел элек кенә без егылып укый торган ил идек. Китап кибетендәге әле кайтмаган, кайчан кайтасы төгәл билгеле дә булмаган мәҗмугаларны кулга төшерергә теләүчеләрнең озын исемлеге, чиратлар, китап кулга килеп кергәч, кош тоткандай сөенүләр истә әле. Уку – яхшы тон, кешене бизәүче сыйфат санала иде ул чакта. Бүген яхшы тон нәрсә? Әгәр дә ул кесә калынлыгы икән, безне кызганырга гына кала. Бит кеше җанындагы, күңелендәге керне бары

рухият кенә, шул исәптән аның нигез ташларыннан берсе булган китап кына юып төшерә ала. Бары шулар гына безне бүгенге заман китергән примитивлыктан аера…

Китап дигәндә, ул – белем, тәрбия чишмәсе генә түгел, бүген ул әле – товар да. Меңләгән төр товарны рекламалаганда, ялгыш та бер китап рекламасы күрермен димә. Үзәк каналларда китап укуга, иҗат процессына кагылышлы тапшырулар да юк. Радиодан да төрле әдәби укулар – сирәк күренеш. Кыскасы, дәүләт тә китапны, аның аша укымышлылыкны күтәрү ягында түгел кебек. Ә шул ук дөнья пәрәвезендә теләсә кайсы әсәрнең кыскартып имгәтелгән вариантын яисә кыскача эчтәлеген табарга мөмкин.

Пәрәвез дигәннән. Бу юллар авторы үзен укымаучылар рәтенә кертми. Тик… Бервакыт шулай азмы-күпме эчтәлеген, геройларын белеп тә тулысынча укылмаган бөек әсәр – Булгаковның “Мастер и Маргарита”сына тотындым. Аны укымаган өчен үземнән үзем күптән оялып йөри идем. Бераз укыгач, башка “даһи” фикер килде: нигә әле болай күз бетереп утырам, интернет тулы аудиокитап, тыңлау җиңелрәк бит. Берничә сәгать тыңлауга, янә “даһи” уй: Бортко дигән режиссер, ул романны аз гына да үзгәртмичә, сүзен-сүзгә калдырып, күп серияле фильм төшерде, дип язганнар иде бит. Ник шуны карамыйм? Карадым. Тик икенче көнне үк фильмны китапны укып бетергәч кенә карыйсы булганны аңладым. Китап, күренеш-вакыйгаларны күз алдына китертеп, “җәфалап”, мине ныграк баетачак иде ич. Тамашаны, ял итүне, җиңелне сайлау – шулай ук китаптан “клип”ка күчү бит инде.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү