«Команда ул чәч кебек: гел тарап торырга кирәк»

Казанның “Динамо-Гипронииавиапром”  хатын-кызлар командасы чирәмдәге хоккей буенча икенче ел рәттән Россия чемпионы булып танылды.

Җиңүче, гадәттә, плэй-офф нәтиҗәләре буенча ачыклана. Быел ул 19-23 октябрь көннәрендә узарга тиеш иде. Әмма нәкъ менә шул вакытта Россия җыелма командасы 2020 елгы Олимпияадага сайлап алу уеннарында чыгыш ясады. Кыскасы, плэй-оффны уздырып тормадылар һәм Казан командасы Россия чемпионы исемен яулады. Шулай итеп быел “Динамо-Гипронииавиапром” берьюлы өч җиңүгә ия булды. Чемпионлыктан тыш, якташларыбыз Россия Кубогы һәм Суперкубогын да отты.

Әмма команданың баш тренеры Валентина Апельганец уенчылардан барыбер тулысынча канәгать түгел. “Чөнки камиллекнең чиге юк. Команда уены чәч кебек ул: аны һәрвакыт тарап торырга кирәк, – диде ул “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда. – Тренерның эше – барысын да контрольдә тоту. Җиңсәк тә, анализ ясарга кирәк. Җентекле тикшерү ясамыйча җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны төзәтү мөмкин түгел”.

Киләсе елның апрель ахырында Казанда чирәмдәге хоккей өчен арена төзелеше башланачак. “Татарстанның “Динамо” җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин хәбәр итте.

– Бу 18 яше тулмаган спортчылар арасында Европа чемпионатын уздыруга бәйле, – диде ул. – Монтажлау эшенә кар эрегәннән соң керешәбез. Төзелеш апрель ахырында башланачак дип көтелә.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү