Коммуналь түләүләргә бәя июльдә артачак

Торак-коммуналь хуҗалыгындагы чынбарлыкны рейтинглар аша билгеләргә җыеналар. Чүп өчен түләгәндә кемнәр күбрәк кыенлык кичерә? Халыкны бигрәк тә нәрсә борчый? Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә күзәтчелек итү буенча иҗтимагый оешма белгечләре узып баручы елга йомгак ясады, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Быел Россиядә ЖКХ тармагында тарифлар гыйнвар һәм июль айларында артты. Бу – 4,7 процент дигән сүз. Иҗтимагый оешма җитәкчесе Михаил Застела әйтүенчә, киләсе елның июлендә коммуналь хезмәтләргә бәяләр тагын 4 процентка күтәреләчәк.

Акчасын түләгәч, халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты да, хәтта түләү квитанцияләрендәге язуларның эре хәрефтән язылуы да мөһим. Иҗтимагый оешмага быел узган ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк мөрәҗәгать иткәннәр. 2 мең кеше телефоннан шалтыратып моң-зарын җиткерсә, 1,5 мең кеше белән күзгә-күз очрашырга туры килгән. Бу хакта матбугат очрашуында оешманың башкарма директоры Дмитрий Романов хәбәр итте. Халыкны бигрәк тә коммуналь түләүләр, фатирлардагы батареяларны артык җылыту кебек мәсьәләләр борчый. Соңгысын күп фатирлы йортларда һава торышына карап көйләү җайланмасы урнаштырып хәл итеп була. Тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты түбән булудан, милекчеләр белән җыелышлар уздыра алмау, торак милекчеләре ширкәтләренең һәм торак-төзелеш кооперативларының карарларына карата зарланучылар да бар. Ут булмау, йортта яшәүчеләрнең бурычлары, күп катлы йортларны төзекләндерү, ишегалларын рәткә китерү буенча да шалтыратучылар булган.

Белгечләр халыкның зарын гына тыңлап калмыйча, торак-коммуналь тармакка кагылышлы яңалыклар белән таныштыра, белемне арттыру буенча курслар да оештыра. Биш ел эчендә 25 ТСЖ оештыруга ярдәм иткәннәр. Гыйнвар ахырында идарәче компанияләр арасында оештырылган рейтинг нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Мондый исемлек белән һәр ай саен танышып булачак. Монда милек хуҗалары, мөрәҗәгатьләр белән эшләү, торакның торышы кебек төрле күрсәткечләр исәпкә алынган. Дмитрий Романов, мондый исемлек торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы чынбарлыкны белү өчен кирәк, ди. Кызганыч, идарәче компанияләрнең күпчелеге үзләрен бәяләү белән килешмәгән. Нәтиҗәдә, рейтингка керергә бары 6 компания генә катнашырга теләк белдергән. Аларның 4се – Казанныкы.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү