Кукмараның Октябрино халкы юлларны ремонтлау өчен 5әр мең сум акча тапшырырга ниятли

Кукмара һәм Манзарас авыл җирлегендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уза. Район халкы һәр җыелган сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәсәләр, районда конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча җыярга әзерме-юкмы икәнлеген хәл итә. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Кукмара «Йолдызлык» балалар бакчасында урнашкан 1281нче сайлау участогына район башлыгы Сергей Димитриев та килде. Ул Кукмара районының үзара салым программасында инде алтынчы ел катнашуын сөйләде.

Узган ел референдумда авыл җирлекләре дә катнашты, анда һәр кешедән берәр мең сум акча җыелды. Шуның нәтиҗәсендә күп авылларда юллар тәртипкә китерелде. Быел Югары Юмья авылында шулай ук берәр мең сум, ә Октябрино авылында бишәр мең сум тапшыру планлаштырыла.
«Татар-Информ»


Фикер өстәү