Кыр казлары артыннан…

Тинчурин театры дигәч, Исламия Мәхмүтова, Исламия дигәч, Тинчурин театры күз алдына килә. Артистлар шулай дип әйтә дә тын кала. Театрда – авыр югалту. Тинчурин театрының йөзек кашы – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова вафат.
Әле бит узган елны 75 яшьлегенә, очына-очына, “Син бит – минем бергенәм” спектаклен куйган иде. Юбилей алдыннан оештырылган әңгәмәдә ни- чек итеп театрга килеп керүе, махсус белеме булмавы, артист тормышының кызыклы хәлләре турында тәмләп, тәфсилләп сөйләгән иде. “Наным, без Хәлил абыең белән беркайчан да артист тормышы авыр дип зарланмадык. Үзебез сайлаган язмыш, үзебез кызыккан һөнәр ләбаса”, – дигәне әле дә колакта яңгырап тора.
Оптимист иде, ди сәхнәдәше, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов та:
– Без аның белән беренче тапкыр Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклендә уйнадык. Шуннан бирле 36 ел иңгә-иң эшләдек. Күршеләр, гаилә дуслары идек. Барыбыз да шунда китәсе, нишлисең… Шулай да, бик авыр… Аллаһы Тәгалә туганнарына, якынна- рына, тамашачыбызга сабырлык бир- сен. Исламия апа әйтсә, кистереп әйтә, юк-барга бәйләнә торган, тавыш куптара торган кеше түгел иде. Кирәксә, ачулана, кирәксә, күкрәгенә кысып сөя иде. Театрыбызның әнисе иде инде ул.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов артистка зур бәя бирде:
– 1 декабрьдә 76 яшь тулды. Театр белән янәшәдә генә яшәгәч, гел элемтәдә булдык, туган көне белән котлап, хәлләрен белеп чыктык. Рольләре дә бар иде, бер ай элек тә театрга кереп йөри иде әле. Бик аяныч… Исламия апа – театрның йөзек кашы. Соңгы юлга яраткан театрыннан 4 декабрьдә озата- чакбыз.
Артист яшьләр күңеленә гадел булуы белән кереп калган. Резеда Сәлахова аны театр өчен җан атучы дип атады:
– Беркайчан зарланмас, авыр сүз әйтмәс, булмышы белән затлы, зыялы ханым иде. Аны әби дип тә әйтеп булмый, гомер буе ханым булды. Ямьсез киемнән күренмәде, йөзе беркайчан да сытык булмады. Һәрвакыт артистларча пөхтә, затлы, зыялы, дәрәҗәсен белеп йөрде. Матур шәлләрен ябып килүен күрү белән, елмаясың, рәхәт булып китә иде. Гадел булды. Акны карадан аера белде, ялган ишетсә, дәшми калмый иде. Мин белгән Исламия апа әнә шундый иде.
Актриса, режиссер, олпат шәхес, татар сәнгатенә ике кыз үстереп биргән олы йөрәкле әни. Тамашачы кү- ңелен ул Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Ясминә роле белән яу- лады. “Итил суы ака торур”да (Нури- хан Фәттах) – Койтым бикә, “Баш- магым”да (Таҗи Гыйззәт) – Җиһан, “Әни килде”дә (Шәриф Хөсәенов) – Ана… Бер-бер артлы берсеннән-берсе үтемлерәк образлар иҗат итте. Туксанынчы елларда театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара, үзен драматург, режиссер буларак та сынап карый. Урыны – оҗмахта, рухы шат булсын. Искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен.
Исламия Мәхмүтованы Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында, ире Хәлил Мәхмүтов янәшәсендә җирлиләр.

 

ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА:

Милләткә авырлык килгән вакытларда театр һәрвакыт алга чыккан. Театр халыкта фикер формалаштырган, туган телнең бишеге дә булган. Татар язучылары әсәрлә- ре җанланган, халыкка визуаль рәвештә барып җиткән урын ул – театр. Шуңа күрә тел мәсьәләсендә театрга чигенергә ярамый. Кечкенә баладан башлап, өлкәненә кадәр тел бетсә, безне нинди язмыш көтә – шуны күрсәтергә, халыкны тәрбияләргә кирәк. Әлбәттә инде, дәүләтнең дә театрга илтифатлы булуы сорала. Без бергә- бергә шушы катлаулы чорны да югалтуларсыз чыга алырбыз дип ышанам

Гөлинә Гыймадова 


Фикер өстәү