Кыш бабай, бүләк давай!

Бүген әти-әниләр балаларына бүләк алу өчен уртача 1,6 мең сум акча сарыф итәргә әзер. Бу быел халыкның 33 проценты узган елга караганда юмартрак кылана дигән сүз. Былтыр 400 сумга азрак акча тотканнар. Моңа әле баллы тәм-томнан керми. Баллы күчтәнәчләр уртача 650 сумга төшә. Әти-әниләр бигрәк тә бүләккә робот, квадрокоптер, төрле мультфильм геройлары, курчаклар коллекциясен сайлый. Бу хакта балалар товарлары индустриясе ассоциациясе президенты Антонина Цицулина хәбәр иткән. Ә сезнең балалар Кыш бабайдан бүләк көтәме?

Индира Сәхипова, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Яңа елны бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Һәр бала могжиза көтә. 2016 елдан бирле район башлыгы исеменнән укучыларга, балалар бакчаларындагы сабыйларга бушлай бүләк таратабыз. Опекадагы, чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да күчтәнәчләр җибәрәбез. Һәркайсы сөенеп кабул итә.

Камәрия Хәмидуллина, Казандагы 2 нче гимназия директоры:

– Элек яңа ел күчтәнәчләре өләшү бик актуаль иде, хәзер бу нәрсә мәгънәсен югалта бара. Без аны башлангыч сыйныф укучыларына гына бирәбез. Аз керемле гаиләләргә тәм-том бирүне бетерергә ярамый дип саныйм.

Гүзәл Каюмова, Чистай шәһәренең социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

– Без бүләк бирү белән шөгыльләнмибез. Моны мәктәпләр үзләре хәл итә. Хәзер заманалар башка, һәр әти-әни баласына үзе бүләк ясарга тырыша. Авыр хәлле гаиләләргә яңа ел күчтәнәчен алырга хәйриячеләр булыша. Балаларга бүләк алу кызык. Әгәр аерым бер төркемдәге балаларга гына бушлай бирә башласалар, әти-әниләрнең фикере тагын икегә бүленәчәк дип уйлыйм.

Лилия Гәрәева, журналист:

– 18 яше тулмаганнарга колхоздан күчтәнәч бирәләр иде. Зур булсак та, аны Кыш бабай үзе тутыра кебек тоела иде. Пакетка берешәр прәннек, мандарин, алма, ике әстерхән чикләве, бер уч конфет, бер пачка печенье салалар иде. Моңа бик тә сөенә идек. Улыбызга – 19, кызыбызга – 14 яшь. Узган ел улыбыз сабый кебек шуларны актарып утырды. Быел эштән бүләкләр эләкмәячәк. Кызыбыз көздән үк Кыш бабай бүләк бирмәячәк инде дип уфтанып куйды. Тәмле әйбер алмасак та, Чыршы астына бүләк куярбыз инде. Аны ачып карау үзе бер ләззәт бит.

Лилия Ногманова, ике бала анасы:

– Быел 19 яшьлек улыбызга әтисенең эшеннән тычкан эченә тутырылган тәмлүшкәләр бирделәр. Башка елны шатланып алса, быел читенсенде кебек. Кыш бабай ник миңа һаман да бүләк бирә ул, ди. Үзенә барыбер кызык! Тәм-том ел саен ел символына тутырыла, үзе бер зоопарк булды инде. Уечыклары өйләнгәч, балаларына булыр, дим.


Фикер өстәү