Кыш көне машинада нәрсәләр калдырырга ярамый?

Кыш… Салкын… Көне буе аякөсте йөреп шактый арылган… Хәтта машинада яткан берничә пакетны да күтәреп керәсе килми. Калып торсын әле, иртәгә чыгып алырмын, дисең. Таныш күренешме? Кыш көне болай ялкауланмасаң, яхшырак, билгеле. Юкса әле кичә генә кибеттән җыйган кайбер әйберләрдән бөтенләй колак кагуың бар. Кыш көне машинада нәрсәләр  калдырырга  ярамый?

  1. Музыка уен кораллары. Гитара, скрипка, виолончель, контрабас кебек агач уен кораллары салкынга чыдамый. Агач белән аның өслеген каплаган лак – салкында ярылырга, кыллары өзелергә мөмкин.
  2. Су. 1,5 литрлы бер шешә су салкында 30–40 минут эчендә ката. Билгеле булганча, бозга әйләнгәндә су “киңәя”. Шуңа күрә сулы пластик шешәләр салкында шартларга мөмкин. Газлы су исә салкында озаграк чыдый. Чөнки составында шикәр күп. Алкогольле эчемлекләр салкында катмый дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Бу сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми. Сыра һава температурасы – 6 градустан, шәраб 5 градустан түбәнрәк булганда, акрынлап ката башлый. Каткан шешәнең салкында ни эшләвен кабатлап торырга кирәкмидер.
  3. Электрон җиһазлар. Теләсә кайсы электрон җиһаз салкында сафтан чыга. Смартфон, планшет, ноутбук кебек заманча “уенчык»лар литий-ионлы аккумулятор нигезендә эшли. Алар кышкы салкынга чыдамый. Өстәвенә температура “уйнау”, салкында туңып, җылыда җылынганда электрон җиһаз эче парланырга мөмкин. Бу исә – җиһаз бик тиз сафтан чыгачак, аны гарантия кәгазе буенча да төзәттереп булмаячак дигән сүз.
  4. Дарулар. Күп кенә дарулар салкында көчен югалта. Шуңа күрә аларны да салкын машинада калдырмау хәерле. Суспензия, эремә, сироп, тамчылы дарулар белән аеруча сак булырга кирәк.
  5. Көнкүрештә кулланыла торган чистарткыч чаралар. Пыяла чистарту, савыт-саба юу өчен билгеләнгән күп кенә чистарткыч чаралар составында су бар. Димәк, алар да салкында шартлап ярылырга мөмкин. Кер юу порошогында өслекле-актив матдәләр (ПАВ) һәм полимерлар бар. Алар салкында куырыла. Шуңа күрә, җылыга кергәч, андый чистарткыч җайланмаларның файдалы үзлекләре кими. Ә буяу составындагы матдәләр салкында катарга, укмашырга мөмкин. Төне буе суык машинада торган буяу яраксызга әйләнәчәк.
  6.  Консервланган ризыклар. Барлык консервланган яшелчә һәм җиләк-җимеш составында су бар. Түбән температурада ул банканы шартлатырга мөмкин. Шартламаган очракта да андый ризыкны ашау куркыныч.
  7. Йомырка. Салкын машинада төн кунган йомырканы ашарга ярамый. Тышкы кабыгында ярылган урыннар булмаса да, салкында зыян күрә ул. Кабык файдалы үзлеген югалткач, йомырканың эченә аның аша төрле бактерия һәм микроблар үтеп керергә мөмкин.

Фикер өстәү