Кыстаганга “юк” дия бел! | Бәйрәм табыныннан туп-туры хастаханәгә юлыкмас өчен ни эшләргә?

Организм өчен җитди сынау чоры якынлаша. Ел буе көтеп алган Яңа ел ялларын табиблар нәкъ менә сынау дип атый. Бәйрәм булгач, йоласына туры китереп ял итәсе, булган барлык тәм-томнардан авыз итәсе килә… Кичке алтыга кадәр, чама белән ашаучылар да тәртәдән ычкына хәтта. Түзгән ашказанына рәхмәт! Бәйрәм табыныннан туп-туры хастаханәгә юлыкмас өчен ни эшләргә? Яңа ел кичен сау-сәламәт уздыруның сере нидә? Әлеге һәм башка сораулар белән табибтерапевт, гастроэнтеролог Индира ГЫЙМАЛТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.

Индира Мөнировна, әңгәмәне елныңелында яңгырый торган сораудан башлыйк әле. Яңа ел киченнән соң сезгә нинди зарлар белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр? Бәйрәм чорында кемнәргә аеруча сак булырга кирәк?

Мул табыннар артында сыйлану, ачы-төче, кыздырылган ризыкларны чамадан тыш ашау үзенекен итә. Бәйрәм чорында иң беренче чиратта ашказаны, эчәк авыртулары баш калкыта. Шуңа күрә безгә күбрәк эч авырту, сару кайнау, кикергәндә ачы су килеп тилмертү, эч кату, күңел болганудан зарланучылар мөрәҗәгать итә. Гастрит, үт куыгы белән ашказаны асты бизе ялкынсынудан тилмергән кешеләр Яңа ел ялларында аеруча сак булсын иде.

Бәйрәм табынында безне нинди куркыныч сагалый?

– Бүген күпләр Яңа ел табынының классик вариантыннан баш тарта. Без бит бәйрәм өстәлендә элек-электән тун астында сельдь, оливье салатлары, кыздырылган каз булганга күнеккән. Хәзер исә арабызда бәйрәм табынына дигән ризыкларны парда яки томалап пешерүчеләр шактый. Болай эшләгәндә, ризык бик җиңел үзләштерелә. Гомумән, бүген дөрес туклануга күчүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шуңа күрә хәзерге бәйрәм табыннарында әллә ни зур куркыныч сагалый дип әйтә алмыйм.

Яңа ел кичендә ашказанын тагын нинди ысуллар ярдәмендә саклап була? Бәйрәм көнне артыгын ашап ташламас өчен ни эшләргә?

Сигез төрле “ярамый”ны истә калдырсагыз, организмыгыз сезгә һичшиксез рәхмәтле булачак:

1. Кайберәүләр бәйрәм алдыннан, аз булса да бушанып алам дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак вакыт ашамый торып ашаганда ашказанына икеләтә зур зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын.

2. Кунакта хуҗалар кыстаган саен, “яхшы түгел” дип, тәлинкәгә салган бар ризыкны ашап бармагыз. Хуҗабикә, кунакларым ач кайтып китмәсен, дип тырыша. Аны да аңлап була. Әмма сез дә үз чиратыгызда итагатьле итеп кенә “юк, рәхмәт” дип әйтергә курыкмагыз.

3. Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык карап торышка бик күп кебек тоелса да, чынлыкта сез бик аз күләмдә ашаячаксыз.

4. Ризык янында артык озак утырып, басып, ятып торырга да киңәш итмәс идем. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белергә кирәк.

5. Десерттан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.

6. Игътибар иткәнегез бардыр: бәйрәм табыны артында, гадәттә, берәүләр сөйләгәндә, икенчеләре тыныч кына ашавын белә. Әңгәмәгә сез дә кушылыгыз. Табын артында җанлы аралашу ризык белән генә мавыгырга ирек бирмәс.

7. Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз.

8. Ризыкны аз-азлап, билгеле бер вакыт аралыгында ашау хәерле.

Гәүдә авырлыгы димәктән, бәйрәм көнне артык авырлык җыеп атмас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

Бәйрәм чорында тазармыйм дисәң, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Беренчедән, үз-үзегезгә: “Бәйрәмнән соң диетага утырам”, – дип вәгъдә итмәгез. Шул хакта уйлап, бәйрәм кичендә артыгын ашап ташлавыгыз бар. Икенчедән, ач карынга исерткеч эчемлек эчүдән сакланыгыз. Хәмер калорияләргә бай булуыннан тыш, аппетитны ача, организмнан су чыгуны да тоткарлый. Алкоголь тәэсирендә аңы томаланган кеше күпме ашаганын да белештерми. Ашыкмыйча ашауны да гадәткә кертегез. Баш миендә туклык хисе тусын өчен, 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә ризыкны яхшылап чәйнәп, ашыкмыйча гына ашарга кирәк. Бәйрәм ялларында көнгә 4–5 тапкыр аз-азлап ашасаң, хәерле. Бер ашау белән икенче ашау арасында өч сәгать аерма булсын. Артык калорияләрне юкка чыгару ысулларын да эзләгез. Кыш көне моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Чана, чаңгы, тимераякта шуасызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – гел хәрәкәттә булыгыз. Саф һавада уздырылган кышкы бәйрәм көннәре өч пошкан саен табын артына утыруга караганда мең өлеш файдалырак!


Фикер өстәү