Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

Гриппка каршы вакцина ясау дәвам итә. Кызамыкка каршы да ясыйлар. Дәүләт медицина оешмаларында аның өчен акча сорамыйлар. Шәхси клиникаларда түләргә туры килә.

– Медицина оешмаларында кызамыкка каршы кулланыла торган вакциналар барысы да Россиядә эшләнгән. Шуңа күрә шәхси клиникаларда акча түләп ясату кирәкме икән — анысын кеше үзе хәл итә, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов.

Соңгы елларда Татарстанда кызамык белән авыру очраклары күзәтелә. 2018 елда  чир 12 кешедә табылган. Унысы – Чаллыда, икесе – Казанда яшәүчеләр. Быел шул ук шәһәрләрдә яшәүче 7 кешедә килеп чыккан. Барлык очракта да вирусны читтән (Мәскәү, Украина, Таиланд) ияртеп кайтканнар. Тикшерә торгач, аларның берсенең дә элек кызамыкка каршы прививка ясатканы булмавы ачыкланган. Әниле-кызлы бер гаиләнең Таиландтагы яллары күңелсез тәмамланган: икесе дә кызамык эләктергән. Бер ир-ат эш буенча берничә мәртәбә Мәскәүгә командировкага барган һәм аннан кайткач, авырый башлаган. Кызамык икәне беленгәч, аны Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә салып дәвалыйлар. “Хәзер ул аралашкан кешеләрне барлыйлар, ә алар аз түгел. Өендәгеләр, эштәге хезмәткәрләр барысы да тикшеренү узды. 72 сәгать эчендә чиргә каршы чара күрелергә тиеш, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Кем кызамыкка каршы вакцина ясатмаган, табиб чакыра икән, баш тартмасыннар иде”.

Ул бер кешедән икенче кешегә һава аша йогучы әлеге чирнең бик тиз таралырга мөмкин булуын да искәрәтә.

  • Күп фатирлы йортта берәү авырып китте икән, ул каттагылар яки подъезддагылар гына түгел, чирнең йорттагы бөтен кешегә таралу куркынычы зур. Кызамык хастаханәдә яткач беленсә, ул дәвалау оешмасы 21 көнгә карантинга ябыла, шул чорда күпме кеше тиешле дәва ала алмаячак дигән сүз, – ди Роспотребнадзор белгече.

Республикада әлегә грипп белән авыру очрагы теркәлмәгән. Белгечләр гриппның һәм тирән тын юллары вируслы инфекциясе чирләренең иң кызган чагын декабрь азагы, гыйнвар башына туры килер дип фаразлый.

– Авыручыларның кисәк артуы кышкы каникулга туры килергә мөмкин. Бу – иң күп аралашу чоры. Балалар Яңа ел бәйрәмнәрендә катнаша, республикага читтән бик күп кунаклар килә. Шуңа күрә алдан ук чиргә каршы тору чараларын күрергә кирәк, – ди Дмитрий Лопушов.

Кызамык авыруына каршы вакцинаны дәүләт медицина оешмаларында 55 яшькә кадәрле кешеләргә ясасалар, грипптан ясатканда яшь буенча чикләү юк.

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү