Лесхоз бистәсен ни өчен могҗизалар кыры дип атыйлар? 

Адәм баласы күпме генә очынса да, ахыр чиктә барыбер җиргә кайтып төшә. Тормыш интернетта түгел, аяк астындагы туфракта. Татарстанның атказанган урманчысы Дамир Сафин куллардагы телефоннарга береккәнебезне күзәтеп торды-торды да әнә шулай итеп, үзе әйткәнчә, безне җиргә төшерде. Телефоннар үзеннән-үзе кесәгә чумды.

Сабага бар да, Лесхоз бистәсе белән танышма, имеш. Берничек тә алай була алмый! “Ватаным Татарстан” журналистлары да, укучылар белән очрашудан соң урман хуҗалыгында булды, кәрзин үреп, кашык буяп карады. Сабалылар җыеп киптергән чәйне эчте, 12 гектар мәйданны биләгән дендрарийда банан, папайя, манго үскәнен күреп шаккатты.

Сөян. Кулланыштан төшеп барган бу сүзнең мәгънәсен, мөгаен, өлкән буын гына хәтерлидер. “Сөялдем сөяннәргә” (Фәнис Яруллин сүзләре, Риф Гатауллин көе) җырында җырланган нинди агач ул – сөян? Сувенир цехы остасы Айгөл Байметова кабыгын алган юкәнең сөян икәнен искә төшерде. Сөяк кебек каты була, ди мондый юкә. Биредә агач савыт-саба ясыйлар. Шикәр савыты дисеңме, ваза, капкачлы чүлмәкләрме – ни генә юк. Кыскасы, айга 100 мең сумлык продукция җитештерелә. Ә менә кашыкны каеннан кыралар. Саба кашыгы башкаларыннан ни белән аерыла дисезме? Беренчедән,  аның сабы башка җирләрдәгечә аерым ясалмый, икенчедән, сабалылар хохлома бизәгеннән китеп, милли бизәкләр төшерә башлаганнар. Рәссам Анюта Тухтарова яшел һәм сары төсләргә өстенлек бирә. Әйтүенчә, һәр төснең мәгънәсе бар. Без барганда бизәккә энергияне аңлатучы кызыл төсне, яшәеш билгесе – яшелне керткән иде. Савыт-саба, кәрҗин үрү цехында нибары 19 кеше. Күпме төр продукция җитештерергә өлгерә үзләре. Дамир Сафин әйтүенчә, халык агач савыт-сабаны кулланышка кире кайтара. Бизәклесеннән бигрәк буялмаганын алалар, ди ул. Буялмаган агач кашык каралмасын өчен урманчыдан киңәш: кашыкны зәйтүн маена маныгыз.

Бер агач кискәнсең икән, икене утырт. Агач белән эш иткәндә, калдык калдырмаска тырыш. Болар – Саба урманчылыгы кагыйдәләре. Аның асылына төшенү өчен Урман селекция-орлык җитештерү үзәгендә булдык. Бәләкәй пыяла банкаларда 2–3 сантимер озынлыктагы чыршы, юкә агачлары үсентеләрен күрсәттеләр. Язга грунтка утыртырлык булып җитешә икән алар. Бу үзәк Россияне  үсентеләр белән тәэмин итә. Белгечләр әйтүенчә, үсентеләр микроклональ система белән үрчетелә, бу исә – биредә үскән агач, декоратив куак һәм чәчәкләр аеруча чыдам була дигән сүз. Селекция үзәге Европада иң эресе санала, биредә Швециядән кайтарылган җиһазлар белән эш итәләр. Калдыксыз эш итү, дип әйткән идек бит әле. Моңа берничә мисал: орлыгы алынган күркәләр заказ буенча оешмаларга таратыла. Еш кына бу балалар иҗаты үзәкләре була. Такта яру цехында агачлар сортларга бүлеп эшкәртелгәннән соң калган пычкы чүбе янә җитештерүгә озатыла. Аннан гранулалар ясап, ягулык урынына файдаланалар. Селекция үзәгенең масштабын күзаллау өчен берничә сан: биредә уртача бер миллион үсенте сыешлы 4 теплица, 8 миллион үсентегә исәпләнгән суыткыч-бина, 13 кыр бар.

Саба дендрарие исә, туристларны гына түгел, иҗат әһелләрен дә җәлеп итә. Океан артына барасы юк, лианалы-папайялы җәннәт үзебездә дә бар икән хәзер. Биредә җырчылар клип төшерергә дә өлгергән инде. 12 гектар мәйданны биләгән дендрарийда 25 мең төрле үсенте бар. Кактуслар аерым бер бакча, тропик үсемлекләр аерым үсә. Дендрарий хуҗабикәсе Гөлгенә Зөбәирова әйтүенчә, кунаклар экскурсиядән соң урман йортында үлән чәен эчәргә ярата. Биредә 25тән артык төр чәй ясала. Шуның 13е ферментлаштырылган. Бу чәйләр Саба кибетләрендә генә сатыла, читкә чыгарылмый.

Саба урманчылыгы тарихы белән кызыксынучыларга Урман музеенда да кунакта булырга кирәк. Биредә, башка музейлардагыча, нафталин исе аңкымый, музей кешедән дә өзелми.  Музей урманчы йорты нигезендә, фотоларга карап яңадан торгызылган агач бинада урнашкан. Беренче экспонатлар ХIX гасырның 50 нче еллары турында сөйли. Төп урынны данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов коллекциясе алып тора.

Саба – могҗизалар кыры, дигәннәрен ишеткән идек, үз күзләребез белән күреп ышандык та инде.

Гөлинә Гыймадова

Сан:

Селекция үзәгендә елына 12 миллион үсенте җитештерелә.

Орлык үзәгендә елына 20 тонна ылыслы агач күркәсе эшкәртелә.

Җитештерү комплексында елына 140 мең кубометр агач, 36 мең пиломатериал эшкәртелә.

Комплекс җәмгысы 250 кешене эшле иткән.


Фикер өстәү