Лукашенко: Россия төбәкләре Беларусь белән Татарстан кебек хезмәттәшлек итә ала

Татарстан һәм Беларусь Республикасына хезмәттәшлек темпларын арттырырга кирәк, чөнки бу икътисад үсешен стимуллаштыра һәм яңа эш урыннары булдыра. Бу хакта Беларусь Президенты Александр Лукашенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Бу хакта «БелТА» агентлыгы хәбәр итә.

Лукашенко хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе итеп, газ-мотор техникасы булдыруны атады. Кооперация проектында Белоруссиянең МАЗ, МТЗ, «Амкодор», «БелАЗ» һәм Татарстанның «РариТЭК» холдингы предприятиеләре катнаша. Соңгы ике ел дәвамында проект кысаларында газда эшләүче 200ләп автобус җыелды. 2020 елда тагын шул кадәр үк техника җитештерү планлаштырыла.

Минск мотор заводы белән берлектә МТЗ тракторлары һәм «Амкодор» машиналары өчен газ двигательләре эшләү һәм чыгару буенча эш алып барыла.

«Бу мисаллар безнең көндәшлек түгел, ә партнерлык юлын сайлавыбызны раслый. Үзара хезмәттәшлек үсә — яңа эш урыннары булдырыла, Беларусь һәм Татарстан предприятиеләре өчен тигез мөмкинлекләр бирелә. Әлеге күрсәткеч тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләренә тарату икътисади диалогтан зур файда китерер иде», — дип белдерде Лукашенко.

Дәүләт башлыгы Татарстан Идел буе федераль округында Беларуссиянең төп партнеры булып торуын әйтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше 1,3 млрд долларга якынлашты.

«Мондый нәтиҗәне саклап калу һәм арттыру өчен безгә яңа үсеш нокталарын эзләргә кирәк. Бу юнәлештә инновацион һәм инвестицион хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру төп күрсәткеч булып тора», — диде Лукашенко.


Фикер өстәү