Лукашенко татарлар турында: “Бу кешеләр алтын. Алар беркайчан да сынатмый”

“Татарстан – Беларусь республикасының Россия Идел буе федераль округы төбәгендәге иң әһәмиятле партнеры”. Минскида Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда бу ил башлыгы Александр Лукашенко шулай дип белдерде.

Лукашенко әйтүенчә, узган ел йомгаклары буенча үзара сәүдә әйләнеше күләме акчага салып исәпләгәндә 1,3 миллиард долларга якынлашкан. Ирешелгәнне саклап калу һәм аны тагын да яхшырту өчен, яңа үсеш нокталары эзләргә кирәк. Бу җәһәттән инновацион һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү күздә тотыла.
– Үз эшегездә алдынгы технологияләр һәм фәнни казанышларга өстенлек бирүегезне беләм. Без дә нәкъ шулай ук эшләргә тырышабыз, – диде Беларусь Президенты.

Лукашенко сүзләренә караганда, газ-мотор ягулыгы белән эшләүче техника җитештерү бик мөһим уртак проект булып тора. Аның кысасында Беларусь республикасының “МАЗ”, “МТЗ” кебек танылган предприятиеләре Татарстанның “Рари-ТЭК” холдингы белән ныклап торып хезмәттәшлек итеп килә. Соңгы ике ел эчендә газ белән эшләүче 200ләп автобус җыелган. Якын киләчәктә “БелАЗ” үзбушаткычларын да ягулыкның әлеге төренә күчерү күздә тотыла. “Бу мисаллар көндәшлек юлын түгел, ә партнерлык юлын сайлап алуыбызны тагын бер кат раслый. Үзара хезмәттәшлек үстерелә, яңа эш урыннары, Беларусь һәм Татарстан предприятиеләре өчен бертигез мөмкинлекләр булдырыла”, – дип билгеләп үтте Александр Лукашенко. Аның әйтүенчә, Беларусь нано- һәм биотехнологияләр өлкәсендә дә җитди мөмкинлекләргә ия, шуңа күрә республика бу өлкәдә Казанның IТ-паркы һәм Татарстанның фәнни-җитештерү үзәкләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, товар әйләнеше күрсәткечен 2 миллиард долларга җиткерү мөмкинлеген искәртеп үтте. Ул шулай ук хәзерге вакытта Татарстандагы авыл хуҗалыгы техникасының 60 проценты Беларусьта җитештерелгәнлеген белдерде. Республикабыз җитәкчесе шулай ук нефть химиясе, IТ-технологияләр һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәләрендә хезмәттәшлек мөмкинлекләренең зур булуын искәртте.

Татарстан Президенты очрашуда Беларусь татарларының җирле хакимият органнары ягыннан үзләренә карата мөнәсәбәтеннән канәгать булуларын да билгеләп үтте. Биредә 7 меңнән артыграк татар яши.

– Бу кешеләр – алтынга тиң. Алар беркайчан да сынатмый. Беркайчан да, – дип басым ясап әйтте Александр Лукашенко.

Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребез белән сәфәренең беренче көнендә үк очрашты. Минск Җәмигъ мәчетендә булып, Аллаһ йортына Коръәннең махсус басмасын бүләк итүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Җәмигъ мәчете 2016 елда ачылган. Ул Беларусь Республикасында яшәүче мөселманнарның төп рухи үзәге булып тора.

Татарстан Президент “БЕЛАЗ” үзбушаткычларын җитештерү заводында булды. Иң элек предприятие музеенда әлеге машина төзелеше гигантының тарихы белән танышты. Шуннан соң заводның җитештерү мәйданчыкларында “БЕЛАЗ” техникасы үрнәкләре белән танышты. Ә инде сынау полигонында дөньяда иң зур (450 тонна йөк күтәрешле) бушаткыч руленә утырып, шактый гына араны йөреп килде.


Фикер өстәү