Мөселманнар өчен Яңа ел бәйрәм саналамы? 

Яңа елга күп калмады. Халык бәйрәмгә әзерләнә башлады инде. Чыршы бизи, бүләкләр алып куя, бәйрәмне кайда үткәрәсе турында уйлана. Ә кайберәүләр өчен Яңа ел бәйрәме гадәти көн. Аны билгеләп үтүне хәтта гөнаһ дип санап, бәйрәм ыгы-зыгысыннан бөтенләй читтә торучылар да бар. Балалары да, Кыш бабай дип, аптырап китми. Алай итсәң дә ярамас, болай итсәң дә нихаруш дигәндәй, динебезгә хилафлык китермичә, бәйрәм кәефен саклап калып, алтын урталыкны ничек табарга? “Иске таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВтан без шул сорауларга ачыклык кертүне үтендек.

– Рамил хәзрәт, Яңа ел бәйрәмен каршылау каян килеп чыккан? Мөселманнарга аны бәйрәм итү тыеламы?

– Борынгы герман кабиләләре моннан 2000 еллар элек урман-тауларда яшәгән. Ә чыршыны алар урман патшасы дип атаган. Үз хисаплары буенча яңа ел кергән чорда урманга үзләре белән бүләкләр алып барып, чыршы бизәгәннәр. Алардан соңгы буын инде урманга барып йөрмичә, чыршыны өйгә генә алып кайта башлый. Гасырлар үтү белән, акрынлап христиан һәм католик диннәрен кабул итсәләр дә, бу йола сакланып кала һәм Раштуа бәйрәменә кереп китә. Россиядә чыршы бизәү гадәте Европа илләреннән кергән. 1817 елда кенәз Николай Павлович Пруссия принцессасы Шарлоттага өйләнә. Ә Шарлотта, үз йолаларына тугры калып, хан сараенда чыршы бизәтә башлый. 1915 елда сәяси вазгыять үзгәрә һәм Николай II чыршы бизәү гадәтен туктата. 1935 елларда исә кабат торгызыла. Шуннан бирле тормышыбызга ул ныклап үтеп керде. Ислам дине борынгы кабиләләрдәге мифологик уйдырма рәвешендә булган дәлилсез йолаларны кабул итми. Мөселманнар өчен Яңа ел бәйрәм саналмый. Хәтта һиҗри календарь буенча килә торган Яңа елны да без бәйрәмгә санамыйбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)нең: “Әгәр дә берәр кавемгә охшарга теләсәгез, сез шул кавемнеке булырсыз”, – дигән хәдисе бар. Димәк, аларча бәйрәм итсәк, бәйрәмнәрен кабул итсәк, аларга охшаган булып чыгабыз. Шул ук вакытта Коръәндә: “Исламнан башка диндә кемдер нәрсәгәдер табына икән, аны сүкмәгез”, – диелә. Аңа диннең матур ягын күрсәтик. Яңа ел бәйрәменең тарихын белеп, шуннан чыгып фикер йөртергә тиешбез.

– Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнү дә диндә хупланмый булып чыга? Әмма без бит аны зурлау-олылау, аңа табыну ниятеннән әйләнмибез. Күңел ачу чарасы буларак кына кабул итәбез…

– Ничек булса да, борынгы кабиләләрдән килгән гадәт санала ул. Мөселман кешесе Кәгъбә тирәли генә таваф кыла ала (Кәгъбәтулланы җиде кат әйләнү. – Авт.). Кыш бабай, Санта Клауслар да – мифологик персонажлар гына. Без балаларыбызны ислам дине үрнәгендә тәрбияләргә, үзебезнең дини бәйрәмнәрнең кыйммәте турында сөйләргә, гаилә белән аларны күркәм итеп билгеләп үтәргә тиешбез. Шундый гаиләләрне беләм: алар Корбан һәм Ураза гаетендә фатирларын шарлар белән бизи. Балаларга зур-зур бүләкләр алып куялар, аларны матур итеп киендерәләр. Балалар үзләре дә махсус дини шигырьләр, мөнәҗәтләр ятлап куя. Шул ук вакытта башка диндәгеләрнең бәйрәмнәрен дә начар итеп күрсәтергә кирәкми. Үз бәйрәмеңне күтәрергә-олыларга өйрәнергә кирәк. Син үзең дә, балаларың да көтеп алсын ул дини бәйрәмнәрне. Гаилә, туган, урамдашлар, күршеләр белән бәйрәм итегез. Нишләптер без болары турында онытабыз, гаеттән кайтып коймак ашыйбыз да шуның белән шул. Ә балаларда бәйрәм рухын, кәефен булдыра белмибез. Гарәп илләрендә исә бәйрәм, беренче чиратта, шул балалар өчен үтә. Аларны матур итеп киендереп, мәчеткә алып баралар. Юл буенча сабыйларга бөтенләй чит кешеләр кәнфитләр тарата. Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч, аңа: “Йә рәсүлуллаһ, Мәдинәдә яһуд кабиләләре яши, алар Гашураның унынчы көне – Муса галәйһиссәламнең фиргавен токымыннан котылган көнен бәйрәм итәләр”, – диләр. Пәйгамбәребез исә: “Ә мин сезгә ике бәйрәм: Корбан һәм Ураза гаете белән килдем,” – ди. Безгә үз дини бәйрәмнәребезне популярлаштырырга иде. Кыш бабайга күпме генә хат язсаң да, ул синең бернинди теләгеңне дә үти алмый, без фәкать Аллаһтан гына сорарга, Аңа гына дога кылырга тиешбез.

Яңа ел бит әле ул күп кенә гаиләләрдә шампан шәрабыннан башка узмый. Балалар алдында олылар бокал чәкештереп шампан эчә. Алар бит моны күреп торалар, димәк, Яңа ел ул аларча шампан эчү бәйрәме дә булып истә кала.

Аннары, Яңа ел ул – матур бер бәйрәм, безне шул матурлыктан да мәхрүм итәргә кирәкми, дип әйтүчеләр бар. Матурлык конкурслары уздырыла, анда сәхнәгә кызлар коену костюмыннан гына чыга. Бу да булдымы матурлык? Ун бала табып, аларны кеше итеп тәрбияләп үстергән, бәрәңге бакчасында эшләп, куллары кытыршыланып-сөялләнеп беткән әниләребез матур түгелме? Бернинди гыйлеме булмаган, Аллаһ биргән матурлыгыннан масайган кызга караганда, тырышлыгы белән балаларын кеше итә алган ана – бүген иң гүзәл кеше. Матурлык ул – кешенең эчке халәте. Иманыбыз арткан саен, безнең өчен гүзәллек төшенчәсе дә башкача төсмерләнә башлый. Кемгәдер хәмерле табын артында утыру күңелле, кемгәдер ул имансызлык билгесе булып күренә.

– Балалар дигәннән, бакчада яки мәктәптә алар өчен бәйрәм программасы әзерләнә, махсус шигырьләр ятлыйлар. Аларның әти-әниләренә нәрсә киңәш итәсез?

– Безнең өчен Яңа ел бәйрәм түгел дип кискен каршы төшеп, әрләшеп йөрергә кирәкми. Җәмгыятьне бүген генә кискен үзгәртеп булмый. Акыл белән эш итәргә кирәк. Кеше капылт кына тулаем дини кагыйдәләр буенча яшәп китә алмый. Пәйгамбәребез дә дингә өндәгән вакытта җайлап, сак кына аңлата торган була. Мөшрикләр ислам диненә кадәр Ләт дигән потлар белән ант иткән. Дингә кергәч тә әле, вә Ләт, дип әйтә торган була. Пәйгамбәребез, моны ишетеп, шулай ант иткәннән соң сез “Лә иләһә иллаллаһ” дип әйтеп куегыз, ди. Шуңа да катылык, кискенлек белән тыярга кирәкми. Бүген чыршы бизәп куйганнар икән, иртәгә, шушы мәкаләне укыганнан соң, хакыйкый фикергә килерләр дип өметләник.

– Узып бара торган ел Дуңгыз елы иде, киләсе ел – Тычканныкы. Яңа ел алдыннан астрологлар да тик ятмый, нинди ел килүенә карап, алдагы унике айга үз фаразларын тәкъдим итә. Без аларга ышанырга тиешме?

– Аларның да барлыкка килү тарихы шул дәлилсез легендалар белән бәйле. Алай гына да түгел, үзенә күрә бер бизнес та булып тора. Ел символына багышлап сувенирлар, уенчык-магнитлар, календарьлар чыгарыла. Шул хайваннар белән бәйләп, алар елында туучыларның холкын билгелиләр, алдагы тормышын юрап, төрле фаразлар төзелә. Монда, әлбәттә, уйдырмалар да килеп кушыла. Пәйгамбәребезнең хәдисендә, кем астрологик фәннән гыйлем алды, шуның кадәр үк ширек гыйлемен алды, диелә. Астрологиягә ышану, йолдызнамәләр төзү динебезгә каршы килә.

Шуңа да Яңа елга кергәндә, Раббым, киләсе елда илләребез тыныч, гаиләләребез бәрәкәтле, балаларыбыз исән-сау булса иде, дип хәерле дога кылыйк. Аллаһ кына безне ишетә һәм сораганны бирә ала, аның ярдәменә генә таяныйк.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү