“Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк” Президент министрларга шелтә белдерде

Бу утырышны җитәкчеләр яратмый. Чөнки монда ирешкән казанышлар турында түгел, ә кимчелекләр турында сөйлиләр, борчып торган “авырткан урыннар”га кагылалар, теге яки бу тармакка җаваплы кешеләргә республика җитәкчелегеннән дә шактый шелтә эләгә. Бу юлы да Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Коррупциягә каршы комиссия утырышында тәнкыйть күп булды.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә 

Төп доклад белән Президент чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов коррупциянең ил икътисадына, эшкуарлар эшчәнлегенә һәм сәяси системага аеруча зур йогынты ясавын ассызыклады. Мондый нәтиҗәгә халык арасында уздырылган социаль тикшеренүдән соң килгәннәр. 23 районда яшәүче халык коррупция белән аеруча еш очраша икән. Актаныш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чирмешән районнары һәм Чаллы шәһәрендә бу проблеманың республикадагы уртача күрсәткечләрдән зуррак булуы ачыкланган. Менә инде берничә ел дәвамында сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф – коррупция иң еш очрый торган тармаклар булып кала бирә. 2017–2019 елларда мәгариф өлкәсендә 387 җинаять кылынуы билгеле булган. Шуларның 61е – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 169ы – мәктәп һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләренә, 157се югары уку йортларына туры килә. Мәгариф өлкәсендә мәктәп ашханәләрендәге ризыкларның бәяләрен арттырып күрсәтү, документта гына “эшләүче” туганнар, учреждениеләрдәге җиһазларны урлау очраклары кебек кырын эшләр ачыкланган. Республика җитәкчелеген аеруча югары уку йортларындагы хәлләр борчый. Монда ришвәт алулар арткан. Фән үсешенә дип бирелгән акчаларның да кемнеңдер кесәсен калынайту өчен киткәнлеге ачыкланган. Диплом сату кебек күңелсез очраклар да теркәлгән. Кыскасы, соңгы 2,5 ел эчендә генә дә коррупциягә бәйле 387 очракның 157се вузларга туры килә. Берничә уку йортының җитәкчелегенә карата җинаять эше ачылган.

“Системаны үзгәртергә кирәк” 

Социаль сораштыру нәтиҗәләрен тикшерү органнары да дәлилли. Ләкин аларга таянып кына ниндидер зур нәтиҗәләр чыгару куркыныч булыр иде. Һәм болай эшләү дөреслеккә туры килмәс иде, ди Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков. Аның сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыкларында шактый гына хилафлыклар булуы ачыкланган.

– Болар коррупция иң күп таралган тармаклар түгел, тик аның каравы халык зур игътибар бирә. Чөнки бу мәсьәләләр һәркемгә кагыла, – ди Илдус Нәфыйков. – Безнең укытучыларга һәм табибларга дәгъвабыз юк. Ләкин эшне оештыру системасына сорауларыбыз бар. Әлеге утырышка әзерләнгәндә, мин бер нәрсәгә игътибар иттем: җинаять эшләренең күпчелеге гап-гади хезмәткәрләргә кагыла. Бу болай булырга тиеш түгел. Район һәм шәһәр прокурорларының эшләрен төптән үзгәртүне таләп итәм. Беренче чиратта барысы өчен дә җаваплы кеше белән эшләргә кирәк. Без системаны үзгәртергә тиеш.

Моннан тыш, Илдус Нәфыйков игътибарны 10 нчы сыйныфта укучыларның кинәт кимүенә юнәлтте. Һәм моның артында да коррупция торуына басым ясады.

– Быел унынчы сыйныфта укучылар саны кинәт кимегән. Ә ачык, гадел система эшләнмәгән. Бу мәсьәлә аеруча Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә кискен. Мәктәп җитәкчелеге үз ихтыярлары белән генә профильле сыйныфлар ачуны хәл итәләр. Мондый очраклар Чаллы, Азнакай, Нурлат, Лениногорск, Мамадышта ачыкланган. Профильле сыйныфлар ачканда, әти-әнинең акча янчыклары һәм кем булып эшләүләре зур урын уйный. Бу исә башка ата-аналарда бик күп сораулар тудыра. Нәтиҗәдә, укучылар мәктәптән китәргә мәҗбүр була һәм үз-үзләрен таба алмый, – диде прокурор.

Бу мәсьәләнең район башлыкларының игътибар үзәгендә булырга тиешлеген әйтте. Болардан тыш, балаларны бакчаларга һәм беренче сыйныфка кабул иткәндә дә тәртип бозу очраклары булгалаган. Әни-әниләрдән акча җыю, аларны максатчан файдаланмау кебек күренешләр республика абруена тап төшерә.

– Кайбер мәктәп җитәкчеләре, түләүле хезмәтләр тәкъдим итеп, белем бирү учреждениеләрен бизнес-үзәккә әйләндерде. Мәсәлән, Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә быелгы уку елы эчендә әти-әниләрдән 5 млн сум акча җыелган. Алар директор һәм аның урынбасарлары кесәсенә киткән. Хезмәт хакына өстәмә буларак, – диде Илдус Нәфыйков.

Сәламәтлек саклау тармагында да мондый күренешләр җитәрлек. Монда баш табибларның ришвәт алу, туганнарын “эшкә” урнаштыру, хезмәт машинасын туганына биреп тору очраклары беленгән. Бу тармак буенча ике ел эчендә 83 җинаять эше ачылган.

Президент прокурор фикере белән килешүен һәм ул күтәргән мәсьәләләр буенча сөйләшүләр булачагын әйтте.

Акрын барып, ерак китеп булмас… 

Прокурор чыгышыннан соң сүз мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка бирелде. Президент аны: “Сезгә дәгъвалар күп. Районнарга да бар, әлбәттә. Ләкин сез алар өчен дә җаваплы. Сез – белем бирү өчен җаваплы үзәк. Муниципаль дәрәҗәдә карар кабул итәр өчен авторитетыгыз, вәкаләтегез бар. Федераль ректорга карата да шикаятьләрегез бар икән, без аңа да чара күрә алабыз. Үз вазифаларын үти алмый икән, аны нигә тотарга?” – дип каршы алды.

Рафис Борһанов мәгариф тармагындагы хокук бозуларның халык арасында зур шау-шу кузгатуын билгеләп узды. Бу өлкәдә очрый торган коррупция күренешләренә тукталды. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов министрдан: “Электрон балалар бакчасы” хезмәте эшләсә дә, хилафлыклар каян килеп чыга? Ни өчен бу мәсьәлә буенча эшләмисез?” – дип сорады.

– Балалар бакчасы буенча бу эшләр азмы-күпме тәртипкә салынды. Беренче, унынчы сыйныфлар кала әле. Мөрәҗәгатьләргә игътибар итәбез, – диде аңа җавап итеп министр. – Мин бер мәктәп директорын да якламыйм. Мәктәпләрдә урын җитми шул. Ләкин без эшлибез…

– Барысы да сездән тора. Мәктәп директорларының барысы да авторитетлы, ләкин аларга да катгый таләпләр куярга кирәк. Бу мәсьәләдә бик әкрен барабыз, – диде Президент.

Утырышта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та чыгыш ясады. Президент аның чыгышыннан канәгать калмады. Ул проблеманы яшереп калдырырга түгел, ә аны хәл итәргә кирәклегенә басым ясады.

Чиратларны киметер өчен, хастаханәләрдәге вазгыятьне яхшыртырга кирәклеген әйтте.

– Без кәгазь тутырырга өйрәндек, әлбәттә. Ләкин ул бернәрсә дә бирми. Анда теләсә нәрсә язарга була. Майдан алып, балга салуның үзгәреше юк. Әлегә баш табибларга шикаятьләр алай ук күп түгел. Ә менә хезмәт күрсәтүгә бар, – диде Президент. – Халык зур чиратларда тора. Түләүле хезмәткә килүче кеше табиб янына уза, ә башкалар утырып кала. Шуңа күрә “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар белән үзегезне тынычландырырга кирәкми. Чиратта ничә кеше торган, ул нинди хезмәттән файдаланган, шуны контрольдә тотыгыз. Сезнең барысы да яхшы, дип күрсәтмәкче буласыз. Барысы да яхшы түгел шул безнең. “Халык контроле”н ачып карасагыз, анда күпме мөрәҗәгать икәнлеген күрерсез. Баш табибларны гына куып чыгарып эш бармый. Һәр сигналга игътибар итегез. Кеше хастаханәгә килгән икән, аңа тиешле хезмәт күрсәтелергә тиеш. Әлегә андый күренеш юк. Үзегезне үзегез тынычландырмагыз һәм яхшы яктан гына күрсәтергә тырышмагыз.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү