Менделеевск хакимияте: “Фаҗигагә тарган малайның язмышы белән кызыксынып торачакбыз”

Менделеевск шәһәрендә үги әтисеннән качып котыла алган 12 яшьлек Никита хастаханәдән чыкты. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә район түрәләрен битарафлыкта, малайның язмышы белән кызыксынмауда гаепләгән язмалар барлыкка килде.

Газетаның узган саннарында язганыбызча, 41 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын, үги һәм үз улларын пычак белән кадап үтергән иде. Тагын бер үги малае Никита исә тәрәзәдән сикереп качкан. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яшүсмернең сәламәтлегенә куркыныч янамый. Башта табибларда, үпкәсенә операция ясарга туры килмәгәе, дигән шик тә булган. Бәхеткә, бу мәсьәләдә барысы да уңышлы тәмамланган. Малайны хастаханәдән үз әтисе Николай килеп алган.

Халык бу балага ярдәм итү ниятеннән акча да җыйды. Акчаны малай белән эшләячәк психологларга түләргә ниятлиләр. Әти кеше исә ярдәм итәргә теләмиләр дип бара. “Менделеевск районы башлыгы киләчәк дигәннәр иде, ләкин ул безнең янга килеп җитмәде. Бәлки ул нинди дә булса ярдәм күрсәтер дип өметләнгән идек”, – дигән Николай. Юкса Менделеевск каласында өч кешенең үлеме белән тәмамланган фаҗигадән соң ук Татарстан Президенты исән калган 12 яшьлек малайга кичекмәстән ярдәм күрсәтергә кушкан иде.

Мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән Менделеевскига шалтыраттык. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белдерүенчә, баланың әтисе әйткән сүзләр дөреслеккә туры килми. Райондашлары да Никитаның язмышы өчен борчыла.

– Без башта Никитаның әтисе белән элемтәгә чыга алмадык. Элемтәгә кергәч, ярдәм тәкъдим иттек. Ләкин ул чагында ир-ат аннан баш тартты, – ди Ләйсән Галиева. – Никитаның әбисе Лидия Маслованы яхшы беләбез. Аның белән район башлыгы да күреште. Ул “Альфа” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе булып эшли. Озак еллар балалар бакчасын җитәкләде. Шуңа күрә район хакимияте аңа ярдәм күрсәтте. Без аның исеменә хәйрия фонды ачтык. Әбисенең җыелган акчаны баланың әтисенә бирәсе килми, чөнки сәбәпләре бар. Оныгына кирәкле әйберләрне үзе алачак, – диде җитәкче.

Никита Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә дәваланганда аның янына районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе барып кайткан. Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да килгән. Ул психологик һәм башка ярдәм турында район башлыгы Валерий Чиршенцев белән сөйләшкән.

– Без баланың әтисе белән 4 декабрьдә элемтәгә кердек. Опека бүлеге җитәкчесе аңа шалтыратып, очрашып сөйләшергә тәкъдим итте. Без дә шалтыраттык, ләкин ул ярдәмнән баш тартты. Барысы да яхшы булуын һәм баланы үзенә алачагын әйтте, – ди Ләйсән Галиева.

Хәзерге вакытта Никита әтисе белән Сарапул шәһәрендә яши. Район башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, алар бу каланың үсмерләр эшләре буенча комиссиясеннән әти кешегә характеристика һәм торак шартлары турындагы документларны да сораткан.

Соңрак малайның әтисе белән район башлыгы Валерий Чиршенцев та элемтәгә кергән. Ул улының хәле яхшыргач, Менделеевскига киләчәкләрен әйткән.

– Аның белән очрашкач, мәктәп, документлар, финанс мәсьәләләренә бәйле проблемаларны бергәләп хәл итәрбез, дип уйлыйм, – ди Ләйсән Галиева. – Без Никитага яхшы булуын, аның имин шартларда яшәвен телибез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү