Милли ризыклар табыш китерә

Замана кешесенең кайчак ашарга пешерергә дә вакыты калмый. Бу очракта ярымфабрикатлар (алдан әзерләп, катырылган ризыклар) ярдәм итә. Әмма кибет киштәләрендәгеләренә түгел, сыйфатлы, натураль продуктлардан ясалганына өстенлек бирә халык. Үзмәшгуль Наида Алиева сатуга Кавказ ярымфабрикатларын чыгара.

Алар долма, ит, бәрәңге, эремчек белән курзе кебек Кавказ ризыкларын сата. “Натураль продуктлар гына кулланабыз, кулдан эшлибез, консервантлар белән мавыкмыйбыз”, – ди әңгәмәдәшебез.
Наида Алиева үзе Махачкалада туган. Татарстанга 2007 елда килә. Сәүдә өлкәсендә тәҗрибә туплый, университетта эшләп ала. Аннан киткәч, үзен башка юнәлештә сынап карарга уйлый.


– Бер маркетологтан дәресләр алган идем, шул курс азагында минем белән бергә укучыларны үзебезнең Кавказ милли ризыклары белән сыйлыйсым килде, – дип сөйләде Наида. – Курзе белән долманы бик яраттылар. Менә шуннан соң миндә шушы ризыкларны сату өчен әзерләү теләге уянды.
Һөнәри керемгә салым режимы турында ишеткәч, үзмәшгуль булып теркәлә Наида. Шулай итеп, бер мавыгуы зур бизнеска әйләнеп китә. Үзе дә моңа әле дә ышанып бетә алмый. “Бик зур кертемнәрсез генә дә шөгыльне бизнеска әйләндереп була икән”, – ди. Шулай итеп, Наидага яраткан эш белән шөгыльләнү табыш та китерә, милли ризыкларны популярлаштыруга да йогынты ясый.
Милли ризыклар әзерләү аңа табыш та китерә, Наида әзерләгән ярымфабрикатларны бер алган кеше кабат сатып ала икән. Хәер, хәзер, алыгыз дип, әйтеп йөрисе дә юк, “Инстаграм” кебек социаль челтәр аша да сатып була. Күбрәк клиентларны шуннан җәлеп итәләр икән. “Без һәр нәрсәнең чамасы бар дип эш итәбез. Ярымфабрикатларны майлы һәм бик борычлы итмәскә тырышабыз”, – ди Наида.

САН
Россия буенча үзмәшгульләр саны 290 меңнән артып киткән.

Татарстанда 53 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Шуларның 5 меңе чит төбәкләрдән булса да, эш алып бару урыны итеп Татарстанны күрсәткән.

2020 елның гыйнварыннан әлеге салым илнең тагын 19 төбәгендә, ә июль аеннан бөтен Россиядә таралачак.

2019 елның 23 декабрьдән башлап киләсе елның 7 гыйнварына кадәр Казанда үзмәшгульләрнең Яңа ел ярминкәләре узачак. Сәүдә Дәрвишләр бистәсендә һәм Фучик урамында булачак. Үзмәшгульләргә ярминкәдә катнашу өчен бушлай һәм түләүле мәйданчыклар биреләчәк.

СОРАУ-ҖАВАП
Товарны интернет аша саттым. Бу очракта чекны ничек бирергә?
Мондый очракта да “Минем салым” мобиль кушымтасы аша чекны клиентның электрон почтасына яки телефон номерына җибәрергә мөмкин. Товарны чит илгә саткан булсагыз, бәяне сумнарда күрсәтергә кирәк булачак.
Үзмәшгульләр үз йортларында гына хезмәт күрсәтә аламы? Әллә аерым бина арендаларга кирәкме?
Үзмәшгульләр үзләренә кайда уңайлы, шунда эшли ала. Закон эш урыны буенча чикләүләр куймый.

Чулпан Гарифуллина

 

Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?
Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут вакыт җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Шунда ук консультациягә язылырга була.


Фикер өстәү