«Мондый биналар үткән заманда калды»

“Киләчәк сәламәтлеге” проекты иҗтимагый советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Балык Бистәсенең Анатыш авылындагы иске медицина пункты бинасын карагач: “Һичшиксез яхшыртырга кирәк, мондый иске биналар үткәндә калды”, – диде. Биредә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысасында Татарстандагы башлангыч медицина-санитария ярдәме турындагы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Җыелышта Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, районнардагы үзәк хастаханә һәм поликлиника баш табиблары та катнашты. Башта алар Анатыш һәм Олы Кульга авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларында булдылар. Анатыштагы иске бина элек мәктәп өчен янкорма буларак салынган. Ул нык тузган, кысан, өч-дүрт кеше керсә, бүтәннәргә урамда калырга туры килә. Депутатлар, җитәкчеләр җыелганны белепме, авылның берничә хатын-кызы да килгән иде. Алар да фельдшер-акушерлык пунктын яңартуны сорый. Менделевич, авыл фельдшерының эшен җиңеләйтү, райондагы, шәһәрдәге табиблар белән киңәшү өчен, телевизион медицина ысулын файдаланырга киңәш итә. Аның өчен интернет кирәк. Анатышта исә, интернет челтәренә тоташканчы, медпунктка компьютер аласылары бар әле.

Авыл фельдшеры Ландыш Закирова авыру тарихын кулдан тутыра. Хәер, авыл кешесенә язуны ничек теркәп баруы ул кадәр мөһим дә түгел. Иске булса да, медпунктның ябылмавына, анда эшләргә кеше булуга сөенә алар. Фельдшер ике авыл халкына хезмәт күрсәтә. Күрше Шеланга авылына атнага ике тапкыр барып йөри. Анда берәрсе кичке вакытта авырып китсә, район үзәк хастаханәсенә шалтыратып, “ашыгыч ярдәм” чакырырга тиеш икән. Хәзер кайсы гына райондагы авылга барма, медпунктларның ишегенә биредә эшләүче хезмәткәрнең исем-фамилиясе һәм кесә телефоны номеры язып куелган. Фельдшерлар берничә авылда йөргәч, кирәк чакта урынында булмаска мөмкин. Анатышта яңа модульле ФАПны 2021 елда ачарга ниятләп торалар. “Мәктәп ябылды, клуб иске, медпунктта бер уңайлык та юк: су кермәгән, канализация үткәрелмәгән, кышын салкын”, – дип зарланган халыкка сабыр итәргә туры киләчәк. Анатыш фельдшеры 714 кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 120се – балалар.

Фельдшер Алсу Әхмәдиева Олы Кульга авылы фельдшер-акушерлык пунктында бөтенләй башка шартларда эшли. Кульгадагы иске медпункт урынына яңаны төзегәннәр. Монда инде компьютер, интернет программасы хакында сөйләшергә дә мөмкин. Ләкин Алсу ханым да, компьютер кирәк булганда, авылның җирле үзидарәсенә кереп чыга икән. Борис Менделевич фельдшердан: “Берәр авыруны караганда, сораулар килеп чыкса, кем белән киңәшәсез соң?” – дип сорады. Фельдшер әйтүенчә, төп киңәшче – район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре. Аларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга туры килә. Авылда иң төп элемтә чарасы – кесә телефоны. Сөйләшүен сөйләшәсең, ә акчасын кем түли? Әлегә хезмәткәрләрнең үз кесәсеннән чыга. Киләчәктә райондагы барлык сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр берәр элемтә операторының ташламалы тарифына күчеп, азрангарак бәягә сөйләшергә мөмкин. Республика клиник хастаханәсендә мондый тәҗрибә бар. РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев фикеренчә, эш буенча аралашу өчен барысы да бер операторга көйләнгән һәм телефоннан аралашу өчен артык чыгымнар да кирәк түгел.

Депутат Менделевич тагын бер яңалыкны җиткерде. Бер атна элек кенә Думада онкологияне алданрак ачыклаган медицина хезмәткәренә өстәмә түләү турындагы закон проекты кабул ителгән. Балык Бистәсендә мондый кызыксындыру чарасы ике ел элек кергән инде. “Яман шешне беренче стадиядә тапкан очракта – 1000 сум, икенче стадиядә икән – 500 сум түлибез”, – ди Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаев.
Районда “ашыгыч ярдәм” машиналары да яңартылган. Район эчендәге М-7 трассасында юл һәлакәтләре булганда да “ашыгыч ярдәм” бригадасы чыгып китә. Тик 25 чакрым араны узганчы, 30–40 минут вакыт үтә. Аның өчен һәр очракта Казаннан вертолет чакыру да мөмкин эш түгел. “Якын-тирә авылларның берсендә стационар пост булдырсаң гына инде”, – ди Борис Менделевич.

“Өлкән буын” проекты буенча республикада 65 яшьтән узган кешеләргә аерым хезмәт күрсәтү өчен, поликлиникаларда гериатрия кабинетлары ачылды. “Быел ул кабинетларның саны 46га җитте. Шуның 11е Казанда эшли. Алар 2021 елга кадәр һәр районда булачак”, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. Районнардагы матди-техник базаны да яхшыртасы бар әле. Диспансеризация уздырганда, өстәмә тикшеренүләр дә үткәрергә туры килә. Альмир Абашев әйтүенчә, 45 яшьтән соң диспансеризация вакытында кирәк булган очракта ашказанын карау өчен ФГДС тикшеренүе дә билгеләнергә тиеш. Балык Бистәсендә ФГДС аппараты берәү генә. Туры эчәктәге үзгәрешләрне, аеруча яман шешне ачыкларга ярдәм итүче колоноскоп та бер генә.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан

Ел азагына кадәр республика авылларында 540 фельдшер-акушерлык пунктлары яңартылачак. Киләчәктә барлык ФАПларны да компьютерлы, интернетлы итәчәкләр.


Фикер өстәү