Нарасыйга  – дәүләт бүләге

Киләсе ел башыннан матди хәле авыррак яшь аналарга бала тудыру йортыннан ук сабый өчен кирәк-яракны да биреп чыгарачаклар. Рәсми телдә әйтсәк, җан башына туры килә торган керемнәре республикада яшәү минимумыннан (хәзер аның күләме – 9 мең 295 сум) кимрәк гаиләдә туган сабыйлар “роддом”нан “бирнә” белән чыгачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарны имзалады.  Документ “Яңа туган балалы гаиләләргә сабый өчен кирәк-ярактан торган бүләк җыелмасын бирү турында” дип атала. 

Бүләк җыелмасына балалар комбинезоны, мендәр, юрган, сөлге, подгузниклар, биләүсә, сабый өчен  кием-салым, порошок, сабын, коендыру өчен гель-күбек, шампунь, бит-кулларга, тәнгә сөртү өчен балалар кремы һәм хәтта киез итек керә. Тик шунысы бар: сабый тугач, аны өендә зарыгып көтүчеләргә кибеттән-кибеткә түгел, ә социаль яклау органына документ артыннан йөгерергә туры киләчәк хәзер.  Сүз, әлбәттә инде, аз керемлелекне раслаган документ турында. Яшь аналарга бала тудыру йортыннан әнә шул биләүсә-подгузниклардан гыйбарәт булган дәүләт бүләге белән чыгу өчен кирәк ул.

Бала туу һәм тәрбияләүнең гаиләдә матди хәлне начарайтмавы йөзеннән җитәкчеләребезнең тырышуы дип аңларга кирәк моны. Россия Президенты Федераль Җыенга юлламасында шундый бурыч куйды бит. Әмма бурыч куелса-куелмаса да, шөкер, Татарстанда яшь гаиләләр кайгыртудан мәхрүм түгел. Кырыкмаса-кырык төрле субсидияләрдән, торак алуга ярдәмнән тыш, быел аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга күп кенә югары уку йортларына хәтле  ишекләрен каерып ачты. Талантлы балаларга матди хәле авыррак булу аркасында юллар ябылмасын өчен. Әнә киләсе елда әле тагын “ана капиталы”н да арттырырга исәплиләр.  Аның күләме 466 617 мең сум булачак икән.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, язмамны биләүсәләрдән башлагач, шулар белән төгәллиседәдер. Яшьләребезнең инде күптәннән Мәскәүдәге яшь аналарга шушы мәсьәләдә кызыгып  йөрүләрен беләм. Анда хәтта бала арбасына хәтле үз эченә алган сабый җыелмасы инде байтактан пәйда булды, һәм бу бүләк башкалада барлык аналарга да бирелә. Мәскәүнең әнә шундый юмартлыгы кайчан да булса безгә дә күчәр, бәлки.  Башы бар бит.  Шәт, ахыры да булыр.

Валентина Семенова


Фикер өстәү