Ни кылансаң да ярыймыни?

Чәчне җыйган өчен гауга чыгарырга кирәкме? Чаллыдагы мөгаллим, 8 нче сыйныфта укучы егетнең озын үскән чәчен кыстыргыч белән җыеп, аны ике сәгать дәрестә утырырга мәҗбүр иткән. Гадәттәгечә, бу вакыйга да шау-шу уятты. Укучының әти-әнисе прокуратурага шикаять язган. Яшел чәч белән, борынга алка тагып, мәктәпкә йөрү бүген гадәти хәлгә әйләнде. Ирекнең чиге бармы?

Бөтен сыйныф алдында, бигрәк тә кызлар каршында буй җиткән егетнең чәченә кишер сары төстәге кыстыргыч тагып куй әле син? Ул бит шамакай түгел. Әлеге вакыйга янә укытучылар белән әти-әниләр фикерен икегә бүлде. Әти-әниләр, укытучы балага бармак белән дә кагылырга тиеш түгел, дисә, педагоглар әдәп кагыйдәләре, тышкы кыяфәткә таләпләр барлыгын искә төшерә. Малайның әти-әниләре сыйныф җитәкчесе улларын хурлыкка калдырган дип саный. Янәсе, болай кимсетү аның психикасына зыян китерергә мөмкин. Кыскасы, укытучы закон бозган. Әти-әниләре улларының чәчен җыйнаксыз дип санамый, тумыштан дулкын-дулкын булып күпереп тора икән. Һәм бу егетнең үзенә дә, әти-әниләренә дә ошый. Иң мөһиме – чәч аңа өй эшен эшләргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә комачауламый. Укытучы әйтүенчә, укучысына берничә мәртәбә кисәтү ясаган, тик ул аны колагына элмәгән.

https://vatantat.ru/2019/11/kazanda-achylachak-ya%d2%a3a-m%d3%99kt%d3%99pt%d3%99-bilge-kujmayachaklar/

Замана баласына сүз әйтергә ярамый. Ул чәчен бүген – яшелгә, иртәгә зәңгәргә буяп килергә мөмкин. Борынга алка тагу, кыска итәк кию, тату ясату  – әдәпсезлек түгел, ә аерылып тору, үз карашың булу билгесе. Бүген шулай дип уйлаучылар да бар. Тик мәктәпнең – үз кагыйдәләре.

Бу мәсьәләгә карата Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның да фикерен сораштык.

– Мәктәп киеменә, укучының тышкы кыяфәтенә карата кагыйдәләрне һәр мәктәп үзе билгели, – диде ул.

– Ә мәктәпкә аллы-гөлле чәч белән килүгә ничек карыйсыз?

– Сез үзегез ничек уйлыйсыз соң?

– Ике якның да фикерен исәпкә алырга кирәк.

– Мин дә шулай…

Татарстан Дәүләт Советы депутаты – Казандагы 165 нче мәктәпнең директоры Айдар Шәмсетдиновны демократик карашлы, заманча фикерле җитәкче буларак беләбез. Ул мондый гаугаларны кирәксез хәл дип саный.

– Чәчен кыстырып куйганнан укучыга берәр нәрсә булганмы әллә? Бездә чәчләрен кыстырып йөрүче берничә малай бар. Берәүнең сакалы үсә башлаган. Бер елны бер кыз, чәчен ал төскә буяп, берничә ай йөрде дә башка буямый хәзер. Кызлар арасында яулык бәйләүчеләр дә бар. Яхшы укысыннар, тәртипле булсыннар – безгә шул мөһим. Укучыларыбызга бу яктан тел-теш тидереп булмый. Үсмерләрнең тәҗрибә туплый торган чагы. Бүген чәчен зәңгәргә буяса, башка ул төскә якын да килмәскә мөмкин. Дөрес, форма, кием әдәбе дигән нәрсә бар. Без бит XXI гасырда яшибез, хәзер чәчнең озынлыгын да кагыйдәгә кертикмени инде? Бала, озын чәч белән килеп, берәр тәртип бозганмы әллә? Әгәр мәктәп җитәкчелеге аңламый икән, моны кыргыйлык дип саныйм, – ди Айдар Шәмсетдинов.

https://vatantat.ru/2019/10/m%d3%99kt%d3%99pt%d3%99-nich%d3%99-sumga-kad%d3%99r-akcha-%d2%97yyarga-yaryj/

Лениногорск районы Урмышлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, “Авыл укытучысы – 2019” бәйгесе җиңүчесе Зөлфия Хисамова әйтүенчә, авыл балаларын шәһәрнеке белән чагыштырып булмый. Сала укучылары күпкә тәрбиялерәк, тик аерылып торырга теләгәннәр авылда да табыла.

– Шәһәрдән авылга күченеп кайткан бер егет җилкәсенә кадәр төшкән чәчләрен җилфердәтә-җилфердәтә йөри, аңа прическа да ясата иде. Мода дигән нәрсә элек тә булды, хәзер дә бар. Әти-әнисенә дә, малайга да ошагач, каршы килмәдек. Риза булмагач, нишләтә алабыз соң? Элек без укыганда, укытучылар, аптырагач, чәчләре үскән укучыларның башына чәч алгыч белән юл салып җибәрә иде. Хәзер укытучының баланың чәченә кагылырга хакы юк. Бүген законнар укытучыны якламый. Мин мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү яклы, – ди Зөлфия ханым.

Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Эльвира Башлай белдергәнчә, баланың үз фикере булу яхшы. Әмма мәктәпләр балалар арасында бер-берсенә охшарга тырышулар күбәеп китүдән курка. Әйтик, берәү башын пеләшкә алдырып яки тату ясатып килсә, башкалар да шуны кабатламагае.

https://vatantat.ru/2019/09/f%d3%99rit-m%d3%a9h%d3%99mm%d3%99tshin-bu-keshel%d3%99r-parlamentny-belemn%d3%99re-%d2%bb%d3%99m-t%d3%99%d2%97rib%d3%99l%d3%99re-bel%d3%99n-baetachak/

– Бу очракта укытучы үзен дөрес тотмаган. Беренче сыйныф укучысының чәчен рәтләү – бер, ә 15 яшьлек үсмернекен җыю – икенче нәрсә. Иптәшләре карап тора бит. Укытучыга укучы белән аерым сөйләшергә кирәк булган. Бу очрак – укытучыларның психологик белемен күтәрергә кирәклеккә ишарә. Алар еш кына замана үсмерләренең проблемалары белән таныш түгел, сыйныфта бәхәс очракларын тудырмауга күнекмәләр җитми, – ди ул.

Казандагы 90 нчы гимназия психологы Люция Закирҗанова белдергәнчә, бүген балалар чәчен төрле төскә буйый, пирсинг ясата ала, ләкин мәктәп уставында тышкы кыяфәткә таләпләр бар, аны үтәргә кирәк.

– Укучыларның күбесе чәчен тузгытып йөрергә ярата. Җыеп йөртмәү чәчнең бетләвенә китерергә мөмкин. Мондый хәл кызлар гына түгел, малайлар арасында да очрый. Укытучылар, беренче чиратта, укучылар өчен борчыла. Күзгә төшеп торган чәч дәрестә комачауларга мөмкин. Укытучы, берничә тапкыр әйткәч, кулына кыстыргыч алырга мәҗбүр булгандыр. Бүген яшьләр игътибар үзәгендә булырга ярата. 7–8 сыйныфларда ук тату, пирсинг ясата. Укытучыларның хәле җиңел түгел. Бүген аларның бернинди хокукы да юк. Дәрескә әзерләнмәсә, тәртип бозса, сыйныфтан куып чыгара, аңа кычкыра, суга алмый. Ул аңа бары “икеле” генә куя ала. Анысына да кайбер әти-әниләр риза түгел. Әти-әниләргә хокук бирелгән, әмма җаваплылык, бурыч дигән нәрсәне дә онытмасыннар иде.

Фикер:

Илгиз Зәйниев, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры:

– Мәктәптә чәчне үстерергә рөхсәт итмиләр иде. Мин аны аннан соң үстерә башладым. Минемчә, кием ягыннан чикләү булырга мөмкин, хәтта кирәктер дә. Ә чәч озынлыгына бәйләнү – ахмаклык. Бала үзен озын яки кыска чәч белән әйбәтрәк хис итә икән, димәк, ул кирәкмәгән комплексларга бирелмичә, уку турында гына уйлый алачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү