Ничек бәһане күтәрергә? Мәдәният министрлыгында премияләр турында сөйләштеләр

Ни өчен худсоветларны берәүләр яклый, икенчеләре аңа каршы төшә. Премия өстенә премия кирәкме? Моннан соң мәдәният өлкәсендәге төп проблемаларны хәл итәргә тәгаенләнгән бердәм үзәк барлыкка киләчәк. Болар хакында Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында сөйләштеләр.

Билгеле булганча, Татарстанда алты министрлык халык белән киңәшләшеп, киләсе елга үзенә бурычлар билгели. Сораштыруда белгечләр билгеләгән 20 мәсьәлә тәкъдим ителә. Анда катнашучылар исә иң мөһим санаганнарын сайлап ала. Мәдәният темасына кагылышлы сорауларга барлыгы 6269 кеше җавап биргән. Моннан тыш, татар теле курсларын бушлай оештыру, мәдәни чараларга цензураны көчәйтү кебек тәкъдимнәрне дә өстәгәннәр. Иҗтимагый совет вәкилләре шушы 20 тәкъдимнән җидесен 2020 елга өстенлекле юнәлешләр итеп билгеләде. Алар арасында иң күп тавыш җыйганы – өстәмә белем бирү учреждениеләрен компьютерлаштыру эшенә кагыла.

Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, матди мәсьәләләр, җиһазлар белән тәэмин итү иң борчыган сорауларның берсе:

– Сораштыруда мәдәният өлкәсендәге иң авырткан проблемалар алгы планга чыккан. Мәсәлән, өстәмә белем бирү оешмаларын компьютер җиһазлары белән тәэмин итү өчен 2 716 кеше тавыш биргән. Чыннан да, бу проблема белән көн саен диярлек очрашабыз. Әле менә шушы көннәрдә мөһим бер чарага әзерләнәбез, компьютерлар еш кына чыгымчылый. Ә бит Милли музей бу җәһәттән зарланырга да тиеш түгел, бер карасаң… Җиһазланган, ләкин яңарту таләп ителә. Бигрәк тә хәзер, цифрлы мәдәният турында сүз алып барганда. Компьютер язу техникасы гына түгел, ул фото, видео белән эшләү, виртуаль күргәзмәләр оештыру чарасы да.

Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев исә сораштыруның әһәмияте – министрлыкның шушы чара ярдәмендә халыкка якынаюында булуын билгеләп үтте:

– Сораштыруда 6 меңнән артык кеше катнашкан. Азмы бу, күпме? Узган ел, мәсәлән, моннан да кимрәк кеше катнашкан иде. Әлбәттә, киң күләмдәрәк карасак, әйбәтрәк булыр иде. Монда халыкның пассивлыгы да, хезмәтенә караш та күренә. Мәдәният өлкәсендә 30 меңнән артык кеше эшли, дибез икән, ким дигәндә яртысы үз фикерен белдерә ала иде. Аннан соң монда бит мәдәният өлкәсе кешеләре генә түгел, бар халык катнаша ала. 6 мең кеше, азрак, билгеле. Матди яктан кайгыртуга килгәндә, бу – гадел. Финанслау күп өлкәгә җитми. Министрлык шушы юл белән финанслау беренче чиратта кайсы өлкәләргә кирәк булуын ачыклый.

Мәдәният министры Ирада Әюпова эшне сораштыру ярдәмендә көйләүнең яңа форма булуын билгеләп үтте. Аныңча, алты мең кеше дә начар күрсәткеч түгел. Моннан тыш ул мәдәният хезмәткәрләрен сораштыруда катнашырга чакырмауларын да билгеләп үтте.

Иң кызу фикер алышу халыкның үз тәкъдимнәрен керткән бүлектә булды. Аның берсе – цензура мәсьәләсе. Бу фикерне куәтләп, галим Фоат Галимуллин яңадан худсовет төзү тәкъдиме белән чыкты. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сәнгатьтә цензурага каршы булуын әйтте. Аныңча, мәдәниятнең тормышка сәләтле булмаган үсентеләре вакыт үтү белән үзеннән-үзе юкка чыгачак. Цензура исә – тыю дигән сүз.

Монысы белән Марсель Таишев килешмәде:
– Мәдәният министрлыгында 15 ел эшләп, мин спектакльләрне тыйганны хәтерләмим. Татар театрында өч спектакльне цензура тыйды, дип сөйләделәр, ләкин аларны халык йөрмәгәнгә алдылар. Худсовет булырга тиеш. Алар тыймый, алар киңәш бирә бит. Хәзер бу практика юкка чыкты. Бүген репертуар өчен бер кеше җавап бирә. Нәтиҗәдә Мәскәү театрында, мәсәлән, сәхнәгә шәрә чыгалар. Мин моны тәрбиясезлек дип саныйм. Мондый хәлләрне кемдер чикләргә тиештер бит инде.

Ирада Әюпова:

– Худсоветлар бар. Шул ук вакытта мәдәнияттә проблемалар да бар. Мәсәлән, эстрадада. Ләкин худсовет дәүләт финанслаган тармакларга гына йогынты ясый ала. Ә бизнеска әйләнгән өлкәләргә хокукый яктан йогынты ясап булмый. Ә менә экспертлар булдыру – анысы икенче мәсьәлә. Нәрсә генә эшләсәк тә, закон бар. Әйтик, күргәзмәдә сез әйткән тыелган темага әсәрләр бар икән, ул тиешлечә билгеләнергә тиеш. Без шул система белән эшлибез. Әгәр инде спектакль “6+” дип билгеләнгән, ә анда сүгенү сүзләре яңгырый икән, бу инде законны бозу.

Нияз Игъламов бу җәһәттән икенче мисал китерде. Камал театрының “Санаулы кичләр” спектакленә бер ханым өч кечкенә баласы белән килгән. Аңлыйсыздыр, спектакль балалар өчен түгел. Ләкин ул билетны сатып алган һәм театр балаларны тамаша залына үтүдән тыя алмый. Нәтиҗәдә ханым Россия мәдәният министрына шикаять яза…

Худсовет дигәннән, утырышта белгечләр кытлыгы проблемасы да күтәрелде. Бу җәһәттән хәтта яңа премия булдыру тәкъдиме дә ишетелде. Министр моңа, премияләрнең болай да бәһасе төште, дип җавап бирде:

– Кайберләренә чират булуын һәм кемнең кайчан алачагы билгеләнгәнен дә беләм. Еш кына, әйдәгез, фәлән кешегә бирик, аның матди хәле яхшы түгел, дигән гозер белән киләләр. Болай дөрес түгел бит инде. Безгә үсеш өчен икенче юнәлеш алырга кирәк булачак. Бу – авторлык хокукларын яклау, РАО белән хезмәттәшлек итү, остазлык системасын булдыру да. Яңа премия булдыру, бәлки, кирәкмидер дә. Кыйммәте бетә, аңлыйсызмы? Алты премиягә 80 гариза кабул иттек. Аны аңа лаек булуны халык алдында якларга кирәк дип саныйм.

Моннан тыш мәдәният министры төп мәсьәләләрне хәл итү өчен методология үзәген булдыруны ниятли. Элек андый үзәкләр бар, ләкин аларның методология базасы килештерелмәгән иде, диде министр. Аңлашыла булса кирәк, бу әле үзгәрешләрнең башы гына.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү