Питрәч халкы тротуарлар, мәйданчыклар һәм зиратка кадәр юл төзү өчен тавыш бирә

Бүген, 8 декабрьдә, Питрәч авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Быел халык уңай тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар төзүгә, Олан авылында яңа балалар мәйданчыгына һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар, Шихазда авылында зиратка кадәр юлны яңартачаклар.

Сайлау көнендә, гадәттәгечә, 5 сайлау участогы эшләячәк: «Питрәч-Арена» боз сараенда, беренче һәм икенче мәктәп биналарында, район мәдәният йортында һәм «Батыр» мәдәният-спорт комплексында референдумнар уза. Аларда иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.


Фикер өстәү