Путин допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларын читләштерү карарын шәрехләде

РФ Президенты Владимир Путин Парижда «Нормандия форматы»нда узган очрашу нәтиҗәләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясе барышында Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) Россия спортына бәйле карарына аңлатма бирде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин кабул ителгән карарны анализларга кирәклеген искәртте һәм Россия Олимпия комитетына карата дәгъваларның булмавы илебез спортчылары өчен милли флаг астында чыгыш ясау мөмкинлеге саклануын аңлата дип белдерде.

«Бу җәһәттән Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Һәм безнең аны Лозаннадагы Спорт арбитраж судына бирү өчен тулы нигезебез бар», — дип искәртте ул.

«Әмма аларның кайсы да булса күмәк җәза бирү турында шундый карарлар кабул итә икән, мондый карарларның нигезендә дөнья спортының чисталыгын кайгырту түгел, ә спорт һәм Олимпия хәрәкәте мәнфәгатьләре белән бернинди уртаклыгы да булмаган сәяси характердагы фикерләр ята дип уйларга тулы нигез бар», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү