Рөстәм Миңнеханов Казанда 2021 һәм 2024 елларда узачак Европа чемпионатларына әзерлек эшен башларга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2021 һәм 2024 елларда узачак кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатына һәм Су спорты төрләре буенча Европа чемпионатына әзерлек эшен башлап җибәрергә кушты. Бу хакта ТАССка Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

Европа беренчелекләрен үткәрү турындагы карар Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышы нәтиҗәләре буенча бертавыштан кабул ителде.

«Без бюро әгъзаларына бердәм карар өчен рәхмәтле. Октябрь башында Татарстан Президентының Халыкара йөзү федерациясе җитәкчелеге белән шәхси очрашуы булды, ул вакытта бу ярышларны Казанда уздыру мөмкинлеге турында фикер алышынды. Республика Президенты тарафыннан әлеге чараларга әзерлек белән бәйле эшне хәзер үк башлау бурычы куелды», – дигән Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкнең Халыкара йөзү федерациясе белән «яхшы эшлекле һәм, әйтергә кирәк, дустанә элемтәләр» барлыкка килгән. «Без су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырдык, һәм ул вакытта халыкара федерация вәкилләре оештыру эшенә иң югары бәя бирделәр», – диде Галимова.

Казанда 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узды, 2019 елның июлендә Татарстан башкаласы бу турнирны тагын бер тапкыр 2025 елда кабул итәчәк, дигән карар кабул ителде. Шәһәр ел саен йөзү буенча Дөнья кубогы этабын кабул итә, даими рәвештә суга сикерү, синхрон йөзү буенча халыкара ярышлар үткәрә.


Фикер өстәү