Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан котлау юллады

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның
Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ватан Геройлары көне – күпмилләтле илебезнең тугрылыклы батыр улларын һәм кызларын данлау бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Гаскәри хезмәттә казанышларга ирешкән, дәүләтнең көчен арттыруга зур өлеш керткән, Ватаныбыз һәм халкыбыз азатлыгы хакына үз-үзен аямаган, курку белмәс шәхесләргә Россиядә хөрмәт һәрчак зур булды. Бу көнне без фидакарь ата-бабаларыбызның якты истәлеген күңелләребездә тагын бер кат яңартабыз һәм хәзерге көндә арабызда яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены, Дан ордены кавалерларын – имин тормышыбыз, гомумән, бу җирдә яшәвебез өчен без аларга бурычлы булган һәркемне олылап, ихтирамыбызны белдерәбез.
1769 елда Изге Георгий ордены гамәлгә куелган көнне, моннан унике ел элек халыкка кайтарылган бәйрәмнең символын – кара һәм кызгылт-сары буй сызыклы тасманы бүген миллионлаган ватандашыбыз күкрәгенә тагып йөртә. Ул гасыр ярым дәвамында Георгий кавалерларын танытучы билге һәм кыюлык, гайрәтлелек күрсәткече булып тора. Дәһшәтле 1943 елда бу тасма рядовойларга, сержантларга, старшиналарга һәм Кызыл Армиянең кече командирлар составы вәкилләренә тапшырыла торган Дан орденының бизәгенә әверелә.
Изге Георгий орденының гамәлгә куелуына быел 250 ел тулу һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү аеруча зур әһәмият ала, күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисенең көчәюенә этәргеч бирә.
Дан орденының тулы кавалерлары булган татарстанлылар белән без хаклы төстә горурланабыз. Аларның шөһрәтле исемнәре, якташларыбыз – Георгий кавалерлары исемнәре белән беррәттән, Туган җиребезнең каһарманлык елъязмасы сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган. Алар батырлыгының лаеклы варисы булу өчен без бергәләп тырышып эшләвебез һәм Ватанга бирелеп хезмәт итүебез белән бөек мәмләкәтебезне, аның оборона куәтен ныгытуга тиешле өлеш кертербез дип ышанам.
Ватан Геройларына мәңгелек дан!
Кадерле татарстанлылар, сезгә ихлас күңелдән тынычлык, бәхет, уңышлар, иминлек телим!

Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү