Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульлек программасында катнашуның төп өстенлеген атады

«Минем салым» системасында теркәлү татарстанлыларга кредитлар алу өчен легаль керемне чагылдырырга һәм уңай кредит тарихын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган Медиаклуб утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда 59 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, әлеге санны 60 меңгә җиткерү бурычы тора. Минем фикеремчә, бу РФ Хөкүмәтенең тиңдәшсез адымы булды һәм ул күп кенә кешеләргә зур мөмкинлекләр бирде. Бүгенге көндә 4 процент салым түләү, керемеңне күрсәтү – кредит тарихын формалаштыру, керемнәрне легальләштерүгә таба җитди адым ул», — диде Миңнеханов. «Теләсә кайсы банк, сез кредит алырга килгәч, керемнәрегезне өйрәнә», — дип өстәде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, закон күләгәдәге эшкуарларны легальләштерергә генә түгел, бизнеска яшьләрне – акча эшләргә өйрәнергә теләгән өлкән сыйныф укучылары һәм студентларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. «Үзмәшгуль булырга теләгән яшьләр бик күп. РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән, профессиональ керемгә салым кертү тәҗрибәсе Россиянең тагын 19 төбәгендә кулланылачак. Моны дөрес карар дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү