Рөстәм Миңнеханов: “Һәр егылудан соң күтәрелеш булырга тиеш”

Милли горурлык, авыл, программалар, спорт, блогерлык, гореф-гадәтләр, киләчәк Татарстан Президенты сайлаулары. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда узып баручы елга йомгак ясады һәм киләсе елда хакимият органнары алдында торган бурычларны атады.  

Яңа билгеләнүләр

Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуны яңалык хәбәр итүдән башлады. Кремльнең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазыйфада булган Эдуард Хәйруллин  “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевнең урынбасары булды.

– Без аннан илкүләм проектлар белән шөгыльләнүен сорадык. Мәскәү белән яхшы элемтәләр урнаштырылган. Аның белән бәйле бик күп эшләр башкару, илкүләм проектларны яктырту, республика мәнфәгатьләрен яклау бурычы тора. Ул шуңа алынды, – диде Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәйруллиның киләчәк планнары белән таныштырып.

Милли горурлык турында

Журналистлар Президентның ТАССР оешуының 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирелү бәйрәменә кигән милли киеме турында да сорады.

– Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш?! Ул үзебезнең киемебез булган, – диде Президент. – Әлеге милли стильдә тегелгән костюм, галстук белән йөргәнгә караганда, бик уңайлы һәм бик матур. Элеккеге фотоларда безнең бөтен күренекле шәхесләребез, язучыларыбыз шул киемдә булган.

Президент әлеге киемнәрне беркем дә мәҗбүриләп кидертмәвен әйтте.

– Без, беренче чиратта, андый киемнәрне Әсгать Әхмәтович (Сәфәров) һәм Илсур Рәисович белән киябез. Сезгә дә килешер, – дип мөрәҗәгать итте ир-ат журналистларга.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов миллилек, гореф-гадәтләр турында сөйләшүгә кабат әйләнеп кайтты. “Шаян ТВ”да эшләүче 13 яшьлек Илназ Габдрахмановның соравына җавап биргәндә, әлеге каналның эшчәнлегенә дә тукталды.

– Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авылларда 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк.

– Сез бит киләчәк буын, без сезгә таянабыз. Олылайгач, милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләребез сакланыр дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез дип уйлыйм, – диде ул яшь журналистка.

Халык кәефе турында

Президент белән очрашуга берничә блогер да килгән иде. Булат Абдрахманов күптән түгел Рөстәм Миңнехановның 31 декабрьне ял итү-итмәүгә бәйле сораштыруына бәйле сорау бирде. “Сезне моңа нәрсә этәрде?” – диде ул.

– Минем Инстаграмда язылучылар бик күп, шуңа күрә нәтиҗә дә шундый яхшы булгандыр, мөгаен. Кешеләрнең 89 проценты 31 декабрьне ял көне итүне яклап тавыш бирүенә үзем дә гаҗәпләндем. Без моның халыкның кәефен белү өчен яхшы форма икәнлеген аңладык, – диде аңа җавап итеп Президент.

 Футбол турында

Президент Казанның “Рубин” командасы белән бәйле вазгыятькә дә тукталды. Үзенең яңа баш тренер Леонид Слуцкий белән сөйләшүләр алып бармавын әйтте.

– Мин дә сезнең кебек үк, “Рубин” өчен җан атам. Өметләрем дә зур иде, ләкин, кызганычка, әлегә алар акланмады, кадрлар алышынды. Мин сөйләшүләрдә катнашмадым, ләкин ул тәҗрибәле тренер. Бу мәсьәләдә сораулар юк, – диде Президент. – “Рубин” – турнир таблицасының кайсы гына баскычында булса да, безнең команда. Ул барыбер безнең клуб… Барысы да тиз генә килеп тә чыкмыйдыр. Алдан кабул ителгән схеманың нәтиҗәсе булмады. Алар хәзер үзгәрешләр кертә. Без әлеге үзгәрешләрнең, яңа карарларның позитив рухка алып чыгуын көтәбез. Миңа калса, “Рубин”ның шундый хәлдә калуы өчен аларның үзләренә дә ояттыр. Алар (ТАИФ) – клуб өчен җавап бирүче спонсорлар. Алар белән идарә итәргә ярамый. Мин белгеч түгел, катышмыйм. Кысыла башласаң, начаррак кына булуы бар.

Шулай да, бүген футбол клубы нинди генә хәлдә булса да, республика аны хуплаячагын белдерде Рөстәм Миңнеханов.

– Клубтан җанатарларның да, безнең дә күңел кайтты. Һәр егылудан соң күтәрелеш булырга тиеш. Миңа калса, алар төпкә төшеп җитте… Аллаһы Тәгаләдән 2020 елның безнең өчен уңышлы булуын сорарбыз, – диде ул.

Президент сайлаулары турында

2020 елда без Татарстан Президентын сайлаячакбыз. Әлеге вакыйга да журналистлар игътибарыннан читтә калмады. Рөстәм Миңнеханов сайлауда катнашачыгын инкарь итмәсә дә, төгәл җавап бирмәде.

– Мин үз-үземне Президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта алам, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика Президентын сайлау мөһим мәсьәлә. Хәзерге вакытта ул киләчәк 9 ай турында уйларга кирәк, дип белдерде.

– Әле бу ел төгәлләнмәде. Минем тагын 9 ай вакытым бар. Әле монысын яхшы итеп эшләп бетерәсе бар. Соңыннан күз күрер. Әмма катнашачагымны инкарь итмим, – дип тә өстәде.

Чүп эшкәртү заводы турында

Президент республика халкын, бигрәк тә, булачак чүп эшкәртү заводы тирәсендә яшәүче халыкны борчыган мәсьәләгә дә тукталды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, ел саен Татарстанда 1,6 млн тоннадан артык чүп чыга. Бу исә калдыкларны эшкәртүнең яңа формаларын табарга мәҗбүр итә. Чүпне полигоннарга гына чыгарып, проблема хәл ителмәячәк.

– Баштан ук дөрес аңлатылмады. Сүз яндыру турында түгел, ә термик зарарсызландыру хакында бара, – диде ул һәм Финляндия мисалын китерде.

Халыкара экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, ул Осиново бистәсендә завод төзелешенә каршы чыгучы активистлар белән очрашырга әзер булуын әйтте.

– Без бит әлегә төзелеш буенча карар кабул итмәдек. Мин экспертизадан соң очрашам. Шуннан соң аларны борчыган һәм кызыксындырган сораулар турында сораячакмын, – диде ул.

Аның фикеренчә, барлык экологик таләпләр үтәлгән очракта, завод бернинди дә зыян китермәячәк.

– Мәскәүгә карагыз әле. Алар чүп-чарны кая куярга белми, полиганнар барысы да тулы, башка карарлар юк. Бөтен дөнья шуны куллана, шул юлдан уздылар. Әгәр ниндидер яңа әйбер барлыкка килсә, әйдәгез, шуннан файдаланыйк. Әмма без хәзер алып бара торган эш бу — бары тик файдага гына, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов “ВТ” газетасы хәбәрчесенең соравына да җавап бирде. Безнең сорау авылның киләчәге, “Безнең ишегалды” программасына охшаш чараларның авылда да тормышка ашырылу-ашырылмавы турында иде.     

– Әгәр дә сез республикада хәл ителә торган программаларны алсагыз, аларның күбесе авылга да кагыла. Шул ук мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, авыл урамнарындагы утлар, су – алар барысы да авыл өчен эшләнә, – диде ул.

Президент авылда яшьләрне калдырыр өчен, социаль мәсьәләләрне генә түгел, яхшы акча эшли торган эш урыннары, бизнес төзү өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәклегенә басым ясады:

– Әгәр кешенең һөнәре, шөгыле булса, бераз акча эшли башласа, ул беркая да китми. Авылда юлы, газы, суы булса, шәһәргә омтылмый. Авылда аның үзен күрсәтергә мөмкинлекләре зуррак.  Тырышып көн итүчеләр, фермерлар, эшмәкәрләр, үз эшләрен булдырып яшәүчеләр бар. Алар күбрәк эш урыннарын булдырсалар, яхшы булыр иде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү