Рөстәм Миңнеханов: 31 декабрьдә ял итсәк, 28ендә эшләргә туры киләчәк. Уйлашыйк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елның соңгы көнендә ял итү-итмәү мәсьәләсен халык белән бергәләп хәл итәргә тәкъдим итә. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә язган.

«Миңа 31 декабрьдә ял итәргә кирәк дип күп язалар. Әмма андый чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк. Тавыш бирегез, уйлашырбыз», – дип язган ул «Инстаграм»дагы сәхифәсендә.

Елның соңгы көнендә ял итү-итмәү турында җәмәгатьчелектә фикер алышу күптән бара. Күпләр фикеренчә, 31 декабрьдә халык барыбер эштзн бигрәк, бәйрәм турында уйлый. Кайбер төбәкләрдә елның соңгы көнен ял дип игълан иттеләр.

 


Фикер өстәү