Рөстәм Миңнеханов Байкал аръягы краенда булган фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашу сүзләре юллады

Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Байкал аръягы краенда булган фаҗигале авария уңаеннан зыян күргәннәрнең,  һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына тирән кайгы уртаклашу сүзләре юллады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Байкал аръягы краенда Чита-Сретенск трассасында кеше төягән автобус күпердән елгага килеп төшкән. Әлегә 19 корбан турында билгеле. Бу хакта төбәкнең ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә. Алар арасында дүрт һәм биш яшлек ике бала да бар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, автобус көпчәкләргә куелган инде. Кешеләрне чыгару эшләре дәвам итә.

Чита-Сретенск рейсы автобусы Куэнге елгасы аша салынган күпердән якынча алты метр биеклектән егылып төшкән. Ачыклануынча, моның сәбәбе — алгы тәгәрмәчнең чыгып очуы.


Фикер өстәү