Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Словакия» эшлекле форумында: Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Словакия» эшлекле форумында катнашты. Чара республика делегациясенең Братиславага эш визиты кысаларында узды.

Кунакларны Словакия Республикасы Чит һәм Европа эшләре министрлыгының Дәүләт секретаре Лукаш Паризек сәламләде.

Татарстан Президенты чыгышында Россия һәм Словакия җитәкчелегенә уртак проектларга һәм инициативаларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Словакия Республикасы — Татарстанның мөһим чит ил партнеры. 2018 ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше 500 млн доллардан арткан.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан һәм Словакия предприятиеләре арасында нефть сәнәгате, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал бар. «Яңа юллар эзләргә һәм, беренче чиратта, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан — Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе, анда инновацияләргә һәм яңа технологияләргә зур игътибар бирелә, диде ТР Президенты. Республика Россиядә инвестицион климат торышы рейтингы лидерларының берсе булып тора.

«Без Словакия компанияләренең Россиядә эш башлау мәйданчыгы сыйфатында безнең республиканы сайлаулары белән кызыксынабыз. Татарстанда бизнесны локальләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар: бу махсус икътисади зоналар, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары, республиканың һәр муниципаль районында индустриаль парклар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Словакия Тышкы эшләр һәм Европа эшләре министрлыгы дәүләт сәркатибе Лукаш Паризек катнашында хезмәттәшлек турында берничә документка имза куйдылар.

Аерым алганда, Словакиянең Инвестицияләр һәм сәүдә үсеше агентлыгы (SARIO) белән Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы арасында килешү төзелде. Аннары Словакия һәм Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү имзаладылар.


Фикер өстәү