Рөстәм Миңнеханов тыл хезмәтчәнен Җиңү көненә кадәр торак белән тәэмин итәргә йөкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 93 яшьлек Бибинур Лотфуллинаны торак белән тәэмин итүне йөкләде. Ул Казан үзәгендә уңайлы булмаган иске йортта яши. Өлкән яшьтәге хатын документлардагы хаталар аркасында уңайлыклар тудырылган фатирга күчә алмый. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты бюрократизм белән шөгыльләнмәскә өндәде, бигрәк тә сүз ветераннар турында барганда. Тиз арада Бибинур Лотфуллина документларына тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен хәл итәргә кушты», — диде Лилия Галимова. «Торак мәсьәләсе 9 майга кадәр башкаручылар тарафыннан хәл ителергә тиеш», — дип өстәде ул.

Бибинур Лотфуллина Казанның нәкъ үзәгендә Һади Атласи урамындагы йортта яши. Аның йорты шәхси санала, шуңа күрә җирле хакимият аны карап торуда катнаша алмый. Өйдә суүткәргеч тә юк, олы яшьтәге хатынга урамга су алырга чыгарга туры килә.

Бибинур Лотфуллина Бөек Ватан сугышы ветеранының хатыны, аның тормыш иптәшен фронтка ТАССРның Калинин район хәрби комиссариаты чакырткан.

Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, Рәшит Лотфуллин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Әмма документларындагы хаталар аркасында Бибинур Лотфуллина фронтовикның тол хатыны буларак торак ала алмый. Рәсми рәвештә хатын-кыз хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне буларак кына танылган.

«Документларга төзәтмәләрне суд аша кертергә кирәк, һәм Татарстан Президенты йөкләмәсе бюрократик процедураны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Казан Кремле вәкиле.


Фикер өстәү