Рөстәм Миңнеханов югары премиягә лаек булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов апостол Андрей Первозванный фондының «Вера и преданность» премиясе лауреатларының берсе дип табылды. Бу хакта фонд сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар Рөстәм Миңнехановның «Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен» дип билгеләнгән премиягә лаек булуын ассызыклыйлар.

Әлеге фонд билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче төрле халыклар арасында тынычлыкны, татулыкны һәм ышанычны ныгытуга зур җаваплылык белән карый.

«Рөстәм Нургали улы югары тизлектә яши һәм эшли. Бу сөйләм фигурасы түгел. Миңнеханов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, даими рәвештә ярышларда катнаша һәм аның иң яраткан тизлеге — сәгатенә 200 чакрым икәнлеген яшерми!» — диелә сайтта урнаштырылган хәбәрдә.

«Вера һәм Верность» премиясе — җәмгыять тарафыннан Ватан алдындагы казанышларны тану символы. 1992 елдан ул гадәттәгечә декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырыла.


Фикер өстәү