Роман Шаронов «Рубин»ның тренеры вазыйфасыннан китә

«Рубин» якларның үзара ризалыгы буенча тренер Роман Шаронов һәм аның тренерлык штабы белән хезмәттәшлекне туктата. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Клуб үсешенә белгечләрнең өлешен бәяли, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерә һәм алдагы карьерасында уңышлар тели!» – диелә хәбәрдә. Роман Шаронов төп команда белән бу сезон башында эшли башлаган иде.


Фикер өстәү