Россиядә һәм чит илләрдә үткәрелгән Сабан туйлар саны арткан

Быел Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә, 2018 ел белән чагыштырганда, ундүрт Сабан туена күбрәк үткәрелгән. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында республика мәдәният министры Ирада Аюпова хәбәр итте.

 

Агымдагы елда барлыгы 361 Сабан туе уздырылды, шул исәптә Россиянең 57 төбәгендә 282 бәйрәм һәм 28 чит илдә — 79. Узган ел Россиянең 57 төбәгендә 269 Сабан туе һәм 28 чит илдә 78 бәйрәм оештырылган иде, дип сөйләде мәдәният министры.

Татарстан берничә ел ватандашлар арасыннан активистларны Сабан туен оештыру нигезләренә өйрәтә. Быел Россиянең 17 төбәгеннән һәм өч чит илдән сиксәнгә якын активист белем алды


Фикер өстәү