Россиядә алмага бәяләр артты

Россиядә, чираттагы рекордлы уңышка карамастан, алмаларга күпләп сату бәяләре кискен артты. Бу хакта РБК язмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«НЭО Центр» консалтинг төркеме аналитигы аңлатканча, гадәттә, бу җиләк-җимешләрнең бәясе ноябрь аенда кыйммәтләнә. Быел аның бәясе август аенда ук күтәрелде. Әйтик, соңгы айда күпләп сату бәясе уртача 53,6 сум тәшкил иткән (2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 процентка кыйммәтрәк).

Бәяләр арту чит илнекеләргә дә, үзебезнекеләргә дә кагылды. Соңгы өч елда аларның бәяләре уртача бер дәрәҗәдә.

Бәяләр арту икенче ел рәттән рекордлы уңыш фонында бара. Җиләк-җимеш берлеге мәгълүматларына караганда, узган ел уңыш өчтән бер өлешкә арткан, быелгы нәтиҗәләр буенча җитештерү тагын 16 процентка артачак.

2014 елда җавап санкцияләр кысаларында АКШ һәм Европа Союзы илләреннән чит ил алмаларын кертүне чикләгәч, Россия үзе үстерә башлады. Шул ук вакытта ил ихтыяҗларының яртысыннан артыгын ил бакчачылары тәэмин итә.


Фикер өстәү