Россиядә аномаль җылы кышның сәбәбен аңлаттылар

Атлантик циклоннар Россиядә быелгы кышның аномаль җылы килүенең сәбәбе булып тора. Бу хакта «Метеохәбәрләр» порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия территориясенә Атлантикадан чираттагы циклон якынлашты. Ул моңа кадәр Көнбатыш Европаның кайбер илләрендә көчле җилләр кузгатты.

«Безнең илдә көчле явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта җилләр җылы һава алып килә, шуңа күрә Россия тигезлекләренең шактый өлешендә яңгырлар явачак», – дип вәгъдә итә метеорологлар.

Хәзер Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясенә эләккән хәлдә тора. Шуңа бәйле рәвештә республикада уртача салкын һава торышы урнашачак.


Фикер өстәү