Россиядә инсульт кичергән авырулар бушлай дарулар алачак

Миокард инфаркты һәм инсульт кебек кискен кан тамырлары авырулары кичергән авыру кешеләр 2020 елдан башлап бушлай дарулар белән тәэмин ителәчәк. Шул турыда Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«2020 елдан башлап кискен кан тамырлары авырулары — кискен коронар синдромы, көчле миокард инфаркты, баш мие кан әйләнеше һәм инсультлар, шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр кичергән кешеләр түләүсез дарулар белән тәэмин ителәчәк. Ике ел дәвамында тәэмин итү бушлай булачак», — диде Скворцова Закон чыгаручылар советында.


Фикер өстәү