Россиядә мәгариф учреждениеләре янында тәмәке сатуны тыюны яңадан карарга тәкъдим иттеләр

Мондый үтенеч белән вице-премьер Алексей Гордеевка ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россия бәйсез челтәрләр берлеге һәм аз форматлы сәүдә ассоциациясе мөрәҗәгать иткән.

Бу оешмалар билгеләп үткәнчә, гамәлдәге закон «белем бирү хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән территория»төшенчәсен төгәлләштерми. Шуның аркасында тәмәкене, әйтик, квалификация күтәрү курслары булган автомәктәп яки биналар янында сатарга ярамый. «Известия» язуынча, ретейлерларның хатын Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм сәламәтлек саклау министрлыгына җибәргәннәр.


Фикер өстәү